ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләре балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләште
«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәм укучыларны юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә өйрәтү традицияләре һәм инновацияләре» темасына узган семинар-киңәшмә балалар иҗат үзәгендә түгәрәк өстәл янында сөйләшү белән тәмамлана.
Бүген Актанышта Татарстан һәм Башкортстан районнары ЮХИДИләренең пропаганда бүлеге җитәкчеләре катнашында төбәкара семинар киңәшмә узауы турында хәбәр иткән идек.
Киңәшмә өч өлештән торды. "Умырзая" балалар бакчасы һәм сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаттагы чаралардан соң җитәкчеләр Балалар иҗат үзәгенә килде.
Биредә районыбыздагы эшчәнлеккә йомгак ясала, алга планнар билгеләнә.
Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт бюджет учрежденисенең Чаллы шәһәрендәге территориаль идарәсе җитәкчесе Резеда Гыйльметдинова юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне, куркынычсызлыкка омтылуны балага кечкенәдән, гаиләдә үк өйрәтергә кирәклегенә басым ясады.
-Бала тәпи басуга ук ата-ана үз үрнәгендә кагыйдәләрне өйрәтергә бурычлы. ана сөте белән кергән кешене гомер буе озата бара, онытылмый. Актаныш районы үзенә генә хас гореф-гадәтләре белән юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтүне тиешенчә оештыра. Бүгенге семинарда ЮХИДИның пропаганда бүлеге җитәкчеләренә бик кирәкле мәгълүматлар бирделәр. Тәҗрибә уртаклашу репсублика чикләрен узып китте, бүген семинарда Татарстанның Актаныш, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә районнарыннан, шулай ук Башкортстаннан вәкилләр катнаша. Чараларны оештырган, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәткән педагогларга зур рәхмәт. Аларга юнәлеш бирергә, идеяләр белән рухландырып торырга кирәк. Тәрбия эшенә ата-аналарны җәлеп итү дә бик мөһим. Әгәр юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрүне тәэмин итсәк, юлларыбызда һәлакәтләр булмас, балаларыбыз исән-сау, сәламәт, бәхетле булырлар,- диде Резеда Гыйльметдинова.
Район ЮХИДИ пропаганда бүлеге җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова мәктәпләрдәге ЮИД отряды җитәкчеләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Түгәрәк өстәл кысаларында Аккүз мәктәбе диреторының тәрбия эшләре буенча урынбасары Розалия Җәмилева, Яңа Әлем ЮИД отряды җитәкчесе, укытучы Лилия Сәлимҗанова чыгыш ясады.
"Алдынгылар хәрәкәте" һәм "Лачыннар" егетләренең флешмоб-чыгышлары, җырлары балаларыбызның никадәр сәләтле, тәрбияле икәнлеген күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев