Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез- Безнекеләр!

Пучы егете- Россия Федерациясе спорт мастеры

Пучы авылы егете, яшь көрәшчебез Илназ Шәмсиев Россия Федерациясе спорт мастеры исеменә лаек булды.

Әлеге мактаулы исемнең Илназга бирелүче турында көрәш буенча Татарстан Республикасы  чемпионатында игълан иттеләр. Татарстан Республикасы көрәш Федерациясе җитәкчесе Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы  Спорт министры урынбасары Хәлил Шәйхетдитнов батырыбызны ихластан тәбрик итеп уңышлар теләде.
Илназ Шәмсиев Актаныш районының, туган авылы Пучының горурлыгы ул. Көрәш буенча беренче остазы - Пучы мәктәбенең физкультура укытучысы, Пучы балалар иҗат үзәгендә көрәш түгәрәге остазы Әнис Садри.   

Райондашыбызны ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев