30 октябрь 2021 яңалыклары
-
Росстат: тугыз айда Русиядә коронавирус йоктырган 300 меңләп кеше үлгән
Бу Русиянең коронавирус белән көрәш штабының рәсми саннары белән туры килми, штаб бөтен пандемия дәвамында 237 меңнән артык кеше үлгәнен хәбәр итә.
-
2021 елда Татарстанда төбәк проектларын гамәлгә ашыру өчен 31,6 млрд сум бүлеп бирелә
Илкүләм проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указлары нигезендә гамәлгә ашырыла.
-
ГАЗ БЕЛӘН САК ЭШ ИТӘ БЕЛӘСЕЗМЕ?
2021 елның сентябреннән хәзерге көнгә кадәр Россия төбәкләрендә 20дән артык газ шартлау очрагы теркәлгән. Бу атнада булган Чаллыдагы фаҗига һәркемгә сабак, кисәтү ул. Ваемсызлык аркасында бер гаепсез гомерләр өзелмәсен иде.
-
Юл хәрәкәте инспекторлары машина йөртүчеләргә кышкы резинага күчәргә киңәш итә
Узган елның ноябрендә Татарстанда кинәт салкынайту нәтиҗәсендә өч көндә 580 авария булган, аларда тугыз кеше үлгән һәм тагын 40 кеше имгәнгән.
-
ҺӨНӘРИ БӘЙРӘМЕГЕЗ БЕЛӘН: Бүген инженер-механиклар көне
Моннан 150 ел элек үк Россиядә флот инженер-механиклары оешмасы төзелә.
-
Бүген сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Хәтәр вакыйгаларга сигез дистә елдан артса да, алар салган кара шом халык күңеленнән әле дә җуелмый.
-
"Адымнар-Актаныш" I чирек җиңүчеләрен республика театрларына бару өчен сертификат белән бүләкләде
«Адымнар-Актаныш» күптелле гимназия-интернат үзенең ачылуының 10 еллык бәйрәмендә укучылар рейтингын яңача билгеләү таләпләрен игълан итте.
-
Омск шәһәрендә Татарстанның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле концерты булды
Очрашуда Халык санын алуда актив катнашырга өндәделәр, һәр татар гаиләсенә, һәр татар кешесенә барып җитәргә кирәклеге турында әйттеләр.