Омск шәһәрендә Татарстанның «Агыйдел» җыр һәм бию ансамбле концерты булды
Очрашуда Халык санын алуда актив катнашырга өндәделәр, һәр татар гаиләсенә, һәр татар кешесенә барып җитәргә кирәклеге турында әйттеләр.
Омск шәһәрендә Татарстанның «Агыйдел» Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Бәйрәм тамашасы хуҗаларның — Омск өлкәсенең «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбле чыгышы белән башланып китте.
Залга җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Ул катнашучыларга Омск төбәгендә конгресс ярдәмендә узган чаралар — Себер Федераль округы татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре җыены, Үләнкүл авылында Татар утарын ачу, Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы һ.б. хакында сөйләде.
Шулай ук биредә май ае башында Большеречье районы Каракүл авылында булган янгын хакында сүз барды. Әлеге фаҗигадән соң Татарстан һәм бөтен Татар дөньясы авыл халкына ярдәм кулын сузды, сентябрь башында Каракүлнең 360 еллыгы бәйрәме белән бергә өй туйлары үткәрелде.
Марс Тукаев милләттәшләребезнең көче бердәмлектә булуына басым ясады һәм октябрь аенда башланып киткән Халык санын алуда актив катнашырга, һәр татар гаиләсенә, һәр татар кешесенә барып җитәргә кирәклеген аңлатты.
Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Омск өлкәсе белән бәйле проектларның дәвам итүен, озакламый Большеречье бистәсендәге тарихи-мәдәни үзәк территориясендә Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән халкыбызның тарихын, гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдыручы татар утары төзеләчәген хакында сөйләде, арадашчылыкта озак еллар буе дәвам итеп килгән мәсьәлә — Большеречье бистәсендә Мөселман зираты өчен җир бүлеп бирелүен әйтте.
Моннан тыш, Марс Тукаев Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевның 30 елдан артык милләтебезгә хезмәт итүче «Умырзая» татар-башкорт халык ансамбленә концерт баяны бүләк итеп бирү карарын җиткерде, диелә хәбәрдә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/29-10-2021/omsk-sh-rend-tatarstanny-agyydel-d-l-t-yr-m-biyu-ansamble-kontserty-buldy-5842174
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев