Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Экология

Халыкара кыргый хайваннар көнендә Богады мәктәбе волонтерлары урмандагы җәнлекләрне сыйлады

Ел саен 4 октябрьдә «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне» билгеләп үтелә. Бәйрәм 1931 елда табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарлары халыкара конгрессында оештырыла. Россиядә исә Бөтендөнья хайваннар көне 2000 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм дәүләт истәлекле даталары исемлегенә кермәсә дә, ул халык арасында киң таралыш алды, чөнки аның төп максаты - югалып баручы төрләр проблемасына җәмгыять игътибарын юнәлтү.

 

                Богады мәктәбе укучылары - урманның иң якын дуслары! Югары Богады урманында питомникның булуы, урман бакчасына укучыларның бик еш нәни үсентеләрне тәрбияләргә барулары бу дуслыкны көчәйтә генә. Бу юлы исә волонтерлар кыргый хайваннарга азык кую акциясендә катнашты.

Әлбәттә, урманга сәяхәт район аучылык җәмгыяте һәм урманчылык вәкилләре белән бергә оештырылды. Районыбыз урманнары кыргый киекләргә, кошларга бай төбәк. Укучылар поши, кабан дуңгызларының эзен инде танырга, аерырга өйрәнде. Соры куяннарның да урман ешкынлыгыннан йөгереп узганын үз күзләре белән күп тапкырлар күргән алар.

          Тиздән кышкы салкыннар. Хайваннарга азык кими, бигрәк тә төрле микроэлементларга бай ризык азая. Хайваннарны яклау көнендә V-VI сыйныф укучыларыннан төзелгән волонтерлык хәрәкәте әгъзалары нәкъ тә җәнлекләргә кирәкле матдә- тоз куйдылар. Тозны пошилар, кыр кәҗәләре, куяннар ярата. Улакларга катнаш азык та салдылар, анысы белән "Тамыр" хуҗалыгы тәэмин итә.  Бөркет, мәче башлы ябалак кебек ерткыч кошларга томшыкларын чистартырга ташлы ком кирәк. Шулай ук канатларын кошкайлар көлдә коенып чистарта. Монысы да алдан кайгыртыла,  волонтерлар махсус урындагы тартмаларны утын көле белщн тутырдылар. Район аучылары белән бергә яшь волотерлар хайваннарны тукландыра торган җимлекләрне дә гел яңартып тора. Кышка кергәнче һәр җимлек-аран карап, барлап чыгылган, искеләре урынына яңалары урнаштырылган. 

         Район аучылык җәмгыяте җитәкчесе Ильяс Галләмов Актаныш урманнарында яшәүче кыргый хайваннарнының тормышы, яшәеше, аларның холык-фигыле турында аңлатты, укучыларның сорауларына җавап бирде. Көзге урманның матурлыгы, агач яфракларының төрле төсләргә кереп уйнавын күзәткән балалар өчен аерым бер табигать дәресе булды бу көн.  

               Районыбызның башка аучылары да  «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне» кысаларында яшь буынга тәрбияви үрнәк күрсәткән. Татар Суыксуы мәктәбе волдонтерлары белән авыл янындагы урманга барып кыр кәҗәләренә печән бәйләмнәре элгәннәр, шулай ук тоз, катнаш азык кую оештырылган. 

         Балаларны телефон-гаджетлардан аерып игътибарларын әйләнә- тирә мохитка юнәлтү,  табигатебезнең олы байлык икәнен аңлату, дүрт аяклы дусларыбызны кайгыртып яшәргә өндәү- бүгенге чараның төп максаты иде. 

              Югары Богады питомнигы җитәкчесе Альберт Гардиханов табигать белән аралашкан, җәнлекләрне тукландыру акцияләрендә катнашкан бала мәрхәмәтле була дип саный.  Район урманчылык хуҗалыгы җитәкчесе Әгъзәп Әхмәтгалиев районыбызның урман мәйданын зурайту кирәклеген, шуңа күрә агачлар утырту зарурлыгын әйтте. Мондый игелекле гамәлгә район мәктәпләре һәрвакыт ярдәм кулы суза, укучы- волонтерлар яз җитүгә каен, чырышы, нарат үсентеләре утыртырга урманга килә. 

Ләйсән ГАЗИЗОВА, "Актаныш-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев