4 октябрь 2022 яңалыклары
-
Халыкара кыргый хайваннар көнендә Богады мәктәбе волонтерлары урмандагы җәнлекләрне сыйлады
Ел саен 4 октябрьдә «Бөтендөнья хайваннарны яклау көне» билгеләп үтелә. Бәйрәм 1931 елда табигатьне саклау хәрәкәте тарафдарлары халыкара конгрессында оештырыла. Россиядә исә Бөтендөнья хайваннар көне 2000 елдан бирле билгеләп үтелә. Бәйрәм дәүләт истәлекле даталары исемлегенә кермәсә дә, ул халык арасында киң таралыш алды, чөнки аның төп максаты - югалып баручы төрләр проблемасына җәмгыять игътибарын юнәлтү.
-
«Коммунсервис» ҖЧҖенә яңа җитәкче билгеләнде
Бүген «Коммунсервис» ҖЧҖенә яңа җитәкче билгеләнде - Әхмәтханов Айрат Минтимер улы.
-
Район башлыгы Ленар Зарипов техникум укытучыларын бәйрәм белән котлаганда: Минем дә биредә укыйсым килгән иде (фото һәм видео)
Районыбызда укытучылар көнен бәйрәм итү технология техникумыннан башланды. Районда, республикага аграр тармак белгечләрен әзерләүдә яхшы даны еракларга таралган технология техникумы өлкәннәрен һәм укытучыларын районыбыз башлыгы Ленар Зарипов тәбрикләргә килде.
-
Волонтер райондашларыбыз Татарстан Республикасы хәрбиләренә гуманитар ярдәм күрсәтү проектына кушылды
Республикабызның берничә шәһәрендә хәрби хәрәкәткә мобилизацияләнүчеләргә ярдәм җыю, илтү кебек волонтерлык хәрәкәте оешып китте. Әле авыл районнары арасында мондый хәрәкәтне башлаучылар моңа кадәр юк иде. Актанышның кыю кызлары Алинә Закирова белән Гөлинә Галимова Чаллы шәһәрендәге волонтерлар үрнәгендә районыбызда да волонтерлык хәрәкәтенә нигез салдылар.
-
Ленар Зарипов: Бер генә гаилә дә читтә калырга тиеш түгел!
Район башлыгы Ленар Рафак улы, өлешчә мобилизация буенча хәрби чакырылышта катнашкан райондашларыбызның гаиләләрен йөреп чыгып, булган мәсъәләләрне хәл итү бурычын йөкләде.
-
Мобилизацияләнүчеләргә нинди түләүләр каралган
“Мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынган гражданнар контракт буенча хезмәт итүче хәрбиләр статусына ия. Алар шундый ук түләүләр һәм социаль гарантия алалар”. – дип хәбәр итә Россия Оборона министрлыгы.
-
Ислам динендә туклану кагыйдәләре
Ислам динендә туклануның үз кагыйдәләре бар. Хәләл ризык белән генә тукланырга тиешлекне барыбыз да белә. Аннан тыш та кагыйдәләр шактый. Сез аларны беләсезме?