Актаныш

Актаныш районы

16+
Кеше һәм закон

Актаныш районында исерек килеш машина йөртү турындагы эш буенча суд карары чыкты

2025 елның 17 декабрендә гражданин Вәлиев Вәгыйзь Мирзариф улына карата РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсенең 1 өлеше буенча ачык суд утырышы узды.

Татарстан Республикасы Актаныш районы буенча 1 нче җәмәгать суд участогы карары белән В. М. Вәлиев административ хокук бозуда гаепле дип танылды һәм бу граждан 1 (бер) ел һәм 6 (алты) айга автомобиль белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, аңа 45 000 (кырык биш мең) сум күләмендә административ штраф салу рәвешендә административ җәза билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев