Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Бүген район хакимиятендә коррупциягә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Утырыш эшенә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелек итте.

             Коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең чираттагы утырышында вәкаләтле затлар катнашып, районда коррупция кебек җәмгыятьнең тотрыклылыгына балта чабучы күренешләрне профилактикалау, ришвәтчелек буенча хокук бозулар очраклары турында чыгыш ясады.

              Район прокуроры ярдәмчесе Илмир Габидуллин коррупциягә каршы тору буенча законнарны үтәү, шул исәптән 2022 елда ачыкланган коррупциячел хокук бозулар һәм җинаятьләр хакында сөйләде.

              РФ Эчке эшләр министрлыгының Актаныш районы буенча бүлеге җитәкчесе Рәдиф Баһавиев 2022 елда коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне һәм хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау эше буенча хисап тотты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Дилүс Мөхәммәтдинов 2022 елда үсемлекчелек һәм терлекчелекне үстерү буенча алынган федераль һәм республика субсидияләрен максатчан куллану, коррупция күренешләрен кисәтү очраклары белән таныштырды.

Реклама

             Район Советының кадрлар эше буенча оештыру бүлеге башлыгы урынбасары Ләйлә Сафина әзерләгән чыгыш муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт тәртибе таләпләрен үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча иде. 

             2022 елның 9 ай йомгаклары буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыруга район башлыгының коррупциягә каршы көрәш мәсьәләре буенча ярдәмчесе Люция Корбанова аналитик күзәтү ясады. Люция Корбанова коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү комиссиясенең 2023 елга эш планын да тәкъдим итте. 

          Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов утырыш эшенә йомгак ясап районда коррупциячел хокук бозу һәм җинаятьләрне булдырмау буенча эшне тагы да көчәйтү, ппофилактика чараларын арттыру кирәклегенә басым ясады. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев