Кулланучы әлифбасы: юридик хезмәтләр алганда алдаучылардан ничек сакланырга?
Юридик ярдәм бөтен җирдә дә кирәк. Кулланучылар еш кына түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә, кулланучы хокукларын бозуга һәм аларны торгызу перспективаларын ялгыш юлга җибәрүгә, күрсәтелгән хезмәт нәтиҗәләренең кулланучылар өметләренә туры килмәвенә зарлана.
Консультация алырга теләүчеләр күп, димәк, юридик хезмәтләр өлкәсендә мошенниклык та чәчәк ата. Акыллы "хокук яклаучылар" законнарны бөтен кеше дә белмәүдән файдалана һәм моның белән баю юлын сайлый.
Еш кына намуссыз фирмаларның алдау объекты булып пенсия алды яки пенсия яшендәге, юриспруденциядә җитәрлек белемнәре булмаган кешеләр тора. Бу өлкәдә иң еш очрый торган алдаулар түбәндәгеләр:
- түләүсез юридик консультация уздыруга килешү төзү һәм аны төзегәннән соң килешүне үтәүдән баш тарту мөмкинлеге булмау;
- сатучылар яки кулланучылар хокукларын бозу хезмәтләрен башкаручылар гамәлләрендә булуны, шулай ук бозылган хокукны торгызу перспективаларын адаштыру;
- гражданның барлыкка килгән мәсьәләләрне карау вәкаләтләре булмаган төрле дәүләт хакимияте органнарына юридик хезмәтләр күрсәтүче затлар тарафыннан гаризалар төзү;
- ниятле рәвештә кулланучыга хезмәт турында кирәкле һәм дөрес мәгълүмат бирмәү;
- күрсәтелгән хезмәт нәтиҗәләренең кулланучылар көткәнчә туры килмәве, чөнки килешү төзегәндә хуҗалык итүче субъект бу мәсьәләне уңай хәл итүне гарантияли.
Тагын бер кат искәртәсе килә, юридик хезмәтләр алганда килешү төзегәнче, башкаручы турындагы мәгълүматны өйрәнергә кирәк:
- юридик хезмәтләрне башкаручы турындагы мәгълүматлар килешүдә булырга тиеш. Клиентларның рецензияләрен карагыз, алар Интернетта урнаштырылырга мөмкин, шулай ук тәкъдим ителгән хезмәтләр бәясен һәм бүтән затларда яки оешмаларда охшаш хезмәтләр бәясен чагыштырыгыз;
- килешү предметын һәм шартларын, аны үтәү срокларын игътибар белән өйрәнегез. Әгәр дә контрактта күпсанлы башкарма хакимият органнарына «шикаять проектын төзү» яки «дәгъва белдерү» кебек хезмәтләр генә тасвирланса, бу документлар өчен генә түләү дигән сүз;
- юридик хезмәтләр күрсәтүгә килешү төзегәндә башкарылган эшләр актына кул куюдан баш тартыгыз.
Юридик хезмәт күрсәтү өчен контракт төзү турындагы тәкъдимгә игътибар итегез. Мондый очракларда гражданнарга белә торып ялган мәгълүмат җиткерелә, әйтик, алар закон буенча дәүләттән тиешле күләмдә түләмәү һәм шуңа бәйле рәвештә дәүләт хакимияте органнарына гаризалар төзү тәкъдим ителә. Практикада РФнең һәр гражданы, килеп туган проблемалар буенча язма рәвештә дәүләт органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Моннан тыш, юридик хезмәт күрсәтүче затларның бу хезмәтләр өчен кредит яки займ алу, шулай ук клиентның юридик хезмәтләр өчен түләүгә тотылган барлык акчалары кире кайтарылачак, дигән вәгъдәләре турында уйланырга кирәк. Әгәр дә башкаручы клиентка килешү шартлары белән танышу мөмкинлеге бирмәсә яки документның күчермәсен ясарга рөхсәт итмәсә, кирәкле аңлатмалар бирмәсә, бу очракта килешү төзмәү яхшырак. Мондый килешүгә кул куйсагыз да һәм сумманың бер өлешен кертсәгез дә, сез килешүне үтәүдән баш тартырга һәм түләнгән акчаны кире кайтару таләбен белдерергә хокуклы. Шуны истә тотарга кирәк: «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 32 статьясы нигезендә, хезмәт күрсәтүдән баш тарткан очракта, кулланучы башкаручыга килешү буенча йөкләмәләрне үтәүгә бәйле тотылган чыгымнарны түләргә тиеш. Игътибар итегез, фактик чыгымнар тиешле документлар белән расланырга тиеш (мәсәлән, судка дәгъва гаризасы бирелгән яки юристның суд органнарына баруын раслаучы документ һ.б.). Кулланучының түләнгән акчаны кире кайтару турындагы таләбе канәгатьләндерелмәгән очракта, бәхәс бары тик суд тәртибендә генә хәл ителергә мөмкин.
Килеп туган мәсьәләләр буенча консультация сорап Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына 8 (8552) 71-43-03 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Дәүләт алкоголь
инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев