11 апрель 2023 яңалыклары
-
Районкүләм ифтар: Бүген «Батыр» спорткомплексында ураза тотучы дин кардәшләребез җәмәгать белән авыз ачты
Районкүләм ифтар мәҗлесләрен «Батыр» спорткомплексында уздыру матур традициягә әверелде. Ифтар мәҗлесе нигездә 500гә якын кешегә атап әзерләнә. Бүгенге күркәм чарада да шуның кадәр райондашыбыз катнашты.
-
«Тамчы», «Умырзая» һәм «Лачыннар» иртәгә «Йолдызлык» суперфиналында чыгыш ясаячак
Районыбызның яшь талантлары бу көннәрдә XXIII «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә көч сынаша. Иртәгә, 12 апрельдә «Йолдызлык»ның суперфиналында вокаль ансамбльләр һәм конферанс номинациясендә Актанышлылар исеменнән биш чыгыш көтелә.
-
В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется оператор в роботизированный комплекс
В ООО Агрофирма «Актаныш» требуется оператор в роботизированный комплекс в н.п. Чуганак (муж./жен.), график 1/2, з/п от 40 тыс. руб.
-
«Транснефть - Прикамье» провело плановое учение в резервуарном парке
АО «Транснефть – Прикамье» провело плановое комплексное учение по отработке оперативного реагирования на учебную нештатную ситуацию на производственном объекте в Пермском крае.
-
В ООО «Башак», с Новое Алимово требуются специалисты и механизаторы
В ООО «Башак», с Новое Алимово требуются: - на сменную, ночную смену , тракторист на погрузчик. Зарплата от 40 тыс.рублей.
-
Бүген «Батыр» спорткомплексында узачак районкүләм ифтар мәҗлесенә рәхим итегез!
Бүген, 11 апрельдә 17:30 сәгатьтә “Батыр” спорт комплексында узачак. Һәр елдагыча ураза тотучы райондашларыбыз биредә җыелып вәгазь тыңлаячак, бергәләп авыз ачу һәм җәмәгать белән ахшам намазы уку булачак. Һәркем үз намазлыгын алып килсә яхшы булыр иде.
-
Укучылар химия фәненнән ТДИ биреп карады
Бүген Актанышның беренче санлы мәктәбе базасында химия фәне буенча биреп карау имтиханы үтте.
-
Кулланучы әлифбасы: юридик хезмәтләр алганда алдаучылардан ничек сакланырга?
Юридик ярдәм бөтен җирдә дә кирәк. Кулланучылар еш кына түләүле өстәмә хезмәтләр күрсәтүгә, кулланучы хокукларын бозуга һәм аларны торгызу перспективаларын ялгыш юлга җибәрүгә, күрсәтелгән хезмәт нәтиҗәләренең кулланучылар өметләренә туры килмәвенә зарлана.
-
Иске Айман авыл башлыгы терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында сөйләде
Терроризм физик көч куллану һәм әхлакый-психологик куркыту аша, сәяси көрәштә максатларга ирешү ысулы буларак, кешелек цивилизациясе барлыкка килгәннән бирле билгеле. Соңгы вакытта терроризм хәзерге заманның иң куркыныч глобаль проблемаларының берсенә әверелде, бөтен дөнья җәмәгатьчелегенең иминлегенә җитди куркыныч тудыра: терроризм даими рәвештә үзгәрә, кеше югалтулары масштабы, халыкның тискәре психологик реакциясе арта, гражданнар, бөтен җәмгыять өчен матди һәм мораль зыян дәрәҗәсе шактый күтәрелә, бу зыянның спектры киңәя. Актаныш муниципаль районының терроризмга каршы көрәш комиссиясе утырышында авыл башлыкларының авыл җирлекләрендә терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау эше турында хисап тотуы замана афәтенә колачлы эш алып баруның бер күрсәткече. Утырыш тәмамланганнан соң Иске Айман авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов белән бу хакта әңгәмә кордык.
-
Татарстанда «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе старт алды
Татарстан Республикасында «Парклар маршы-2023» Халыкара акциясе игълан ителә. Быел ул «Табигый экосистемаларны торгызу – җирнең чәчәк атуы ул!» девизы астында уза.
-
Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышыннан: Монда шунысы аяныч- янгынны вакытында күрмәгәннәр
Бүген район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды. Комиссия эшендә кичә, 10 апрель көнне Татар Ямалысы авылында булган янгын сәбәпләре, райондагы авыл җирлеләрендә, оешма-предприятиеләрдә янгыннан саклануны көчәйтү мәсьәләләре тикшерелде.