Полиция хезмәткәре һөнәре гимназия укучыларында кызыксыну уятты
Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназиянең 3А сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчесе Ания Мусина белән Актаныш районының полиция бүлегенә экскурсиядә булдылар. Бу чара танып белү чарасы гына түгел, мавыктыргыч бер аралашу да булды.
Васил Вахитов полиция бүлекчәсе музеенда Актаныш милициясе оешу тарихы, аның үсешендә эз калдырган кешеләр турында сөйләде. Укучылар уникаль экспонатларны кызыксынып карадылар, алар арасында төрле елларда киелгән форма, шулай ук милиционерлар кулланган кораллар да бар иде.
Музейны караганнан соң, балалар утырышлар залында полиция өлкән лейтенанты Алия Хаҗиева һәм Актаныш районы буенча дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова белән очраштылар. Очрашуда алар укучыларга полиция эшенең мөһим аспектлары һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләре үтәүнең мөһимлеге турында сөйләделәр.
Экскурсия балаларда көчле тәэсирләр калдырды, полиция хезмәткәре һөнәре һәм аның җәмгыятьтәге роле зур кызыксыну уятты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев