Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Белгеч киңәше- баланы лагерьга ничек әзерләргә?

Уку елының соңгы көннәре якынлаша. Күп кенә әти-әниләр балаларын җәйге каникулларда ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына урнаштырырга тырыша.

              Актаныш районындагы "Бүләк" лагереның эшчәнлеге ата-аналар арасында шактый абруйлы. Лагерь җитәкчесе Резеда Шәехова берничә ел рәттән икешәр, өчәр балаларын безгә җибәрүчеләр бар, ди.

Чыннан да биредә балага да рәхәт, аның өчен өлкәннәрнең дә күңеле тыныч. Өйдә әти-әнисенең эштән кайтуын зарыгып көтеп утырганчы, телевизор карап, я булмаса компьютер, телефонда көнен ничек үткәрергә белми тилмергәнче кызлар, малайларның лагерьда булуы күпкә файдалы. Чөнки биредә балалар һәрчак игътибар үзәгендә, тиешенчә тукланалар, ял вакыты дөрес  режим буенча оештырыла.

           "Бүләк" ял лагере 1 июньнән үзенең эшчәнлеген башлап җибәрә. Кичә әлеге базаның балаларны кабул итүгә әзерлеге тикшерелде. Карау вакытында «Роспотребнадзор»ның Чаллы шәһәре буенча баш санитар табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова берочтан балаларын лагерьга озатырга җыенучылар өчен үзенең киңәшләрен җиткерде.

         Иң беренче чиратта тәүлек дәвамында эшли торган лагерьга алып барасы әйберләрнең исемлеген төзергә кирәк. Бала шәхси гигиена кирәк яраклары- сөлге, теш пастасы һәм щеткасы, сабыннарны фәкать үзенекен генә куллансын. Бу хакта аңа үтемле итеп аңлатырга кирәк. 

           Бездә һава торышы үзгәреп тора. Җылы һәм салкын көннәргә туры килә торган киемнәр, футболка, физкультура белән шөгыльләнергә шорты, кроссовка, бүлмәдә кию өчен аерым алмаш аяк киеме, баш киемнәрен онытмагыз. Үзегез белән элемтәдә торыр өчен гади телефон тыгыгыз. Кыйммәтлесендә балагызның уйныйсы килер, башкаларны кызыктырыр, югалырга да мөмкин. 

           Лагерьга барырга юлга чыкканда коры паек баланың сәламәтлегенә зыян салырлык булмасын. Тиз бозыла торган ит ризыклары, консервалар, лимонад, нектар, газлы сулар, тыкмагыз. Мондый ризыклар эчне авырттырырга, инфекция чыганагы булырга мөмкин. Газсыз су, булочкалар тамак ялгарга менә дигән. Йөрәк парәгезнең хәлен белергә барганда да күчтәнәчләрне шушы кагыйдәләрдән чыгып уйлап кына алыгыз. Үсемлек майлары кушылган ризыклар, туңдырмалар бала организмы өчен файдасыз икәнлеген онытмагыз.

    Балагызны коллективта иптәшләре, педагоглар, башка хезмәткәрләр белән  үз-үзен дустанә тотарга өйрәтегез, матур итеп аралашырга кирәклеген искәртегез.  Шушы гади генә кагыйдәләр балагызның ялын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев