Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Норма - 3 чынаяк. Эксперт чәй сайлаганда ничек алданмаска икәнен сөйләде

15 декабрьдә билгеләп үтелә торган чәй көнендә сәламәтлеккә файдалы булсын өчен нинди чәй эчәргә икәнен ачыклыйбыз.

Бүген Халыкара чәй көне: Чәйнең файдасы һәм тарихы

15 декабрьдә Халыкара чәй көне билгеләп үтелә. Бу эчемлек кемгә һәм нәрсәгә файдалы, кайсы сорт иң яхшы, чәй турында без әле нәрсәләр белмибез — бу сорауларга Роспотребнадзорның ЦНИИ эпидемиология ФБУН молекуляр диагностика үзәгенең әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев җавап бирде.

Чәй эчү традициясе Кытайда 5 мең ел элек барлыкка килгән. Б.э.к. 2700 елларда яшәгән Кытай хакиме Шень-Нун чәйне ачкан. Европага чәй соңрак килеп җиткән, ә Россиягә ул 1618 елда патша Михаил Федоровичка бүләк итеп китерелгән.

Бүген чәй — бөтен дөньяда иң популяр эчемлекләрнең берсе. Күпләр чәйнең төрле сортларын төрле үсемлекләрдән алалар дип уйлый, әмма бу алай түгел. Чәй чыганагы бер генә — мәңге яшел куак, Кытай камелиясе (Camellia sinensis). Аның биеклеге 3-4 метрга җитәргә мөмкин, ләкин плантацияләрдә аны 2 метрга кадәр генә үстерәләр.

Төрле климат шартларына ияләшеп, чәй куагы үзенең сыйфатын һәм тышкы кыяфәтен үзгәртә. Мәсәлән, Һиндстанда Ассам төбәгендә чәй куагы 15-20 метрга кадәр үсә, ләкин плантацияләрдә моны рөхсәт итмиләр. Климатка карап, чәй төнәтмәсенең тәме дә үзгәрә.

Чәйнең файдалы үзлекләре бик күп. Яхшы чәй:

  • - көчле тонизицияләү эффектына ия;
  • - интеллектуаль активлыкны арттыра;
  • - арыганлыкны бетерә;
  • - яшь деменциясе һәм Альцгеймер авырулары үсешен акрынайта;
  • - метаболик синдром һәм симерү куркынын киметә;
  • - кан тамырларын зарарланудан саклый.

Чәй шулай ук организмга уңай йогынты ясый торган витаминнар (РР, А, Е, К, С) һәм микроэлементларга бай.

Кара чәй — иң киң таралган чәй төре булып тора. Ул Олы чәй куакларыннан җыелган яфракларны тулысынча ферментацияләү юлы белән табыла. Төрле сортлар арасында тәме һәм исе буенча аермасы булса да, һәрберсе үзенә күрә уникаль.

Чәй – безнең сәламәтлегебез өчен файдалы эчемлек кенә түгел, ә тарихи традицияләрнең бер өлеше дә булып тора. Халыкара чәй көнендә бу уникаль эчемлекне тагын да күбрәк бәялик!

Күпләр кара чәйне яшел чәй белән чагыштырганда файдасы азрак дип саный. Әмма кара чәйдә эффектив антиоксидантлар бар икәнен онтымыйк:

  • - Холестерин дәрәҗәсен контрольдә тотарга ярдәм итә,
  • - Вакытыннан алда картаю белән көрәшә,
  • - Ашказаны, эчәклек һәм сөт бизе яман шеше үсеше куркынычын киметә,
  • - Йөрәк-кан тамырлары системасының эшен нормальләштерә.

Көненә 4 чынаяктан да күбрәк кара чәй эчәргә ярамый, бигрәк тә 18:00 сәгатьтән соң һәм төнлә эчүне даими рәвештә тыю кирәк. Кара чәй кофеинга һәм хуш исле матдәләргә бай, алар нерв системасының артык ярсынуына һәм йокы бозылуга китерергә мөмкин.

Яшел чәй кара чималдан әзерләнеп, яфраклары минималь ферментация уза. Шуңа күрә ул антиоксидантларга һәм полифенолларга байрак.

Яшел чәйнең файдалы үзлекләре:

  • - Тормыш тонусын яхшырта, көч өсти,
  • - Матдәләр алмашын нормальләштерә,
  • - Йөрәк-кан тамырлары системасын һәм ашказаны-эчәк тракты эшчәнлеген яхшырта.

Шулай ук яшел чәйнең кофеин күләме югары булу сәбәпле, аны иртәнге һәм көндезге вакытта гына эчү киңәш ителә. Кичен яшел чәйдән баш тарту яхшырак, көненә 3 чынаяктан артык эчмәскә кирәк.

Ак чәй — чәйнең иң нәфис һәм минималь эшкәртелгән төре. Аны җитештерү өчен Кытайда һәм Шри-Ланкада үсүче чәй агачының өске зарарланмаган яфраклары һәм бөреләре генә кулланыла. Ак чәйнең файдалы үзлекләре:

  • - Картаюны акрынайта,
  • - Шешләр барлыкка килүне баса,
  • - Йөрәк-кан тамырлары системасын ныгыта,
  • - Кандагы шикәр күләмен нормальләштерә.

Сары чәй югары сыйфатлы чималдан аз ферментланган һәм Кытайда гына җитештерелә. Ул артериаль кан басымын нормальләштерүгә ярдәм итә, йөрәк эшен яхшырта, интеллектуаль активлыкны арттыра.

Олун — ярымферментланган чәй булып санала, ул кара һәм яшел чәй арасында урта позициядә тора. Иммунитетны ныгыту һәм холестеринны киметү эффектына ия.

Кызыл (пуэр) чәй махсус ферментация процессы ярдәмендә җитештерелә; ул тире картаю процессын акрынайтуга ярдәм итә, иммунитетны ныгыта һәм артериаль кан басымы белән холестерин дәрәҗәсен нормальләштерә.

Белеп тору кирәк: күбрәк һәрвакыт яхшы дигән сүз түгел! Чәйнең күп кенә файдалы компонентлары артык күләмдә кулланганда зарарлы була. 

Кара чәйне көнгә 4 чынаяк, яшелне — 3 чынаяк эчү тәкъдим ителә. Чайны артык күп эчкәндә нервлылык артуы яки йокы бозылуы мөмкин. 

Һәм тагын бер мөһим момент: пешергән чәйне 20–30 минут эчендә эчәргә кирәк, югыйсә аның составындагы полифенолларның оксидлашу процессы башланачак. Мондый күренеш сәламәтлек өчен файдасыз!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев