Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Гаилә мәктәбе

Актаныш үзәк хастаханәсендә Йөкле хатын-кызлар көне уңаеннан булачак әниләр белән очрашу узды

2023 елдан башлап Россиядә Йөкле хатын-кызлар көне билгеләп үтелә. Яңа истәлекле дата җәмгыятьтә ана һәм балага карата сакчыл мөнәсәбәт формалаштыру, шуның барәбәренә туучылар санын арттыруга ирешүне күздә тота. Актаныш үзәк хастаханәсендә булачак әниләр белән очрашу да әнә шул максаттан оештырылды.

Йөкле хатын-кызлар көне елга ике тапкыр- язын һәм көзен, тормыш яңарып, аннары җимеш биргәндә, 7 октябрь һәм 7 апрельдә билгеләп үтелә. Актаныш үзәк хастаханәсендә булачак әниләр белән очрашуда «Игелек үзәге» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Э. Хәмидуллина чыгыш ясады. Йөкле ханымнар «Булачак әниләр клубы» программасы кысаларында «Бәхетле булырга. Эчтән балкып торырга» темасына чыгыш тыңладылар. Соңыннан тиздән ана булачак гүзәл затларга «Бала тууга әзерме сез?» дип аталган буклетлар тараттылар.

Фото «Игелек үзәге» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең телеграм-каналыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев