Актаныш

Актаныш районы

16+
Грамоталы кулланучы

Кефир яратасызмы? Димәк, моны белергә тиешсез!

Иң сыйфатлы кефир кәгазь тартмада саклана. Ул яктылыкны сеңдерми, күчереп йөрткәндә температура үзгәрешләренә бирешми. Кефир “свежий”рак булган саен анда кислота күбрәк була. Чаллы шәһәренең баш дәүләт санитария табибының Актаныш районындагы урынбасары Луиза Хафизова белән әңгәмәбездә кулланучылар белергә тиешле кагыйдәләрне барладык.

Луиза Мәхияновна, соңгы вакытта кефир бик популяр продуктка әйләнде. Аның сыйфаты һәм сакланышы турында сез нәрсә әйтә аласыз?

 Кефирга, чыннан да ихтыяҗ зур, һәм аның сыйфаты саклау һәм төрү шартларына турыдан-туры бәйле булуын аңлау мөһим. Иң сыйфатлы кефир кәгазь тартмада саклана. Ул продуктны яктылыктан саклый һәм транспортлау вакытында температура үзгәрешләренә тотрыклылыкны тәэмин итә. Бу кефирның барлык файдалы үзлекләрен саклау өчен аеруча мөһим.

Нинди кефир " яңа" санала һәм бу аның кислоталылыгына ничек тәэсир итә?

Кефирның “свежий”лыгы аны әзерләү вакыты белән билгеләнә. Бер көнлек кефир – аз әчегән, ике көнлек уртача әчелектә, өч көнлеге исә нык әчегән санала. Ашказаны-эчәк тракты авыруларыннан интегүчеләргә 1-2 көн элек әзерләнгән кефирны эчәргә кирәкми. Бу вакыт эчендә анда файдалы бактерияләр үлеп беткән була. Аның каравы, алкоголь өлеше берничә процентка җитә.

 ГОСТ стандартлары буенча сыйфатлы кефирга нинди таләпләр куела?

ГОСТ таләпләре буенча сыйфатлы кефир составында пастеризацияләнгән сөт, сөт өсте, витаминнар, кефир гөмбәчекләре оеткысы, бифидобактерияләр һәм кефир чүпрәсе булырга тиеш. Әгәр җиләк-җимеш, сок тәмләткечләре, буягычлар, коры сөт оеткысы, консервантлар булса, бу – кефир түгел, ә кефир эчемлеге генә дигән сүз. Аның организм өчен файдасы юк.

Кефир сайлаганда кулланучылар нинди киңәшләрне истә тотсыннар?

Этикеткаларны игътибар белән укырга һәм продуктның составына игътибар итәргә киңәш итәм. ГОСТ стандартларына туры килә торган һәм артык өстәмәләр булмаган кефирны сайлагыз. Шулай ук яраклылык вакытына һәм саклау шартларына да игътибар итәргә кирәк. Сатып алганда, яктылыктан саклый торган төргәктәге продуктларга өстенлек бирү яхшырак.

Файдалы киңәшләрегез өчен рәхмәт, Луиза Мәхияновна! Әңгәмәбезне тагын нинди мәгълүматлар белән төгәлләр идегез?

Баланслы туклануның һәм продуктларны аңлы рәвештә сайлауның мөһимлегенә игътибарны юнәлтәсем килә. Онытмагыз, кефир сыйфатлы булса гына сезнең рационга бик яхшы өстәмә булачак. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз һәм табигый продуктларны гына сайлагыз!

Кызыклы әңгәмәгез өчен рәхмәт! Укучыларыбыз сезнең киңәшләрегезне файдалы дип табарлар дип ышанабыз.

 


                                         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев