Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Грамоталы кулланучы

Кулланучы хокукларын яклап: Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре районыбыз укучылары белән очрашты

Тиздән, 15 март көнне кулланучылар хокукларын яклау көне. Әлеге мөһим дата якынлашу уңаеннан бүген Актанышның беренче санлы мәктәбенә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре килде, әйдәүче белгеч-экспертлар кулланучы хокукларын яклауга багышланган бик эчтәлекле дәрес уздырды.

Актанышның беренче санлы мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары белән очрашуда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының әйдәүче белгече-экспертлары Лилия Камалова һәм Гөлия Фәтхуллина катнашты.

Белгечләр Кулланучылар хокукларын яклау законының товарда кимчелекләр табылганда кулланучы хокукларын яклаучы 18 нче маддәсе һәм  кулланучының товарның сыйфатыннан канәгать булмаганда алмаштыру хокукы турындагы 25 нче маддәсе буенча эшлекле дәрес бирде.

Россия Федерациясенең 2024.63 нче карарын аңлаттылар.

Россия Федерациясенең Кулланучылар хокукларын яклау турындагы Законының 18 нче  маддәсе нигезендә начар сыйфатлы әйберләрне сатучыга кире кайтарырга мөмкин. Товарда җитешсезлек табылган очракта 14 көннән дә соңга калмыйча сатучыга мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

Товарны шул ук маркадагы товарга; яки икенче маркадагыга, һич тә булмаган очракта шул суммага тәңгәл башка төрлегә алмаштырырга; әйбернең сату бәясен төшертергә; тиз арада бушка товарның җитешсезлекләрен төзәттерергә яки төзәттергән (әгәр үзегез төзәттерсәгез) чыгымнарын каплауны таләп итәргә; сату-алу килешүеннән баш тартырга һәм товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

«Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 25 статьясы да без- кулланучыларны яклый. Товар формасы, габаритлары, төсе, үлчәме яки комплектланышы ягыннан кулланучы теләгенә туры килмәгәндә, кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны шушы товарны саткан сатучыдан шундый ук башкасына алыштыруны таләп итәргә хокуклы. 
Азык-төлек булмаган сыйфатлы товар, кулланылышта булмаган, товар рәвеше, куллану сыйфатлары, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланган, шулай ук товар чегы яки касса чегы яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документ сакланган булса алыштырыла. Кулланучының товар чегы яки касса чегының яисә әлеге товарга түләнгәнлекне раслаучы башка документының булмавы сезне куркытмаска тиеш. Бары  шаһит күрсәтмәләренә генә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Кулланучы сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда шундый ук товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, әлеге товар өчен түләнгән акчасын кире кайтаруларын таләп итә ала. Кулланучының товар өчен түләнгән акчасын кире кайтару таләбе әлеге товар кире кайтарылганнан соң 3 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Экспертлар сатучы исеменә дәгъва хатын язу турында да искәрттеләр. Хатны ике нөсхәдә язарга, үзегездә калачак нөсхәдә сатучыдан дәгъваны кабул итү датасын күрсәтүен һәм кабул иткән затның имза салуын сорарга куштылар. Сатучы дәгъваны кабул итүдән баш тартканда, аны почта аша заказлы хат белән (хатны тапшыру турында уведомление белән) җибәрергә кирәк.

Тормышчан мисаллар белән сөйләшүнең нәтиҗәсе күз алдында- укучылар Лилия Гәрәй кызы белән Гөлия Азат кызының чыгышларын игътибар белән тыңладылар, экспертларның сорауларына дөрес итеп җавап бирделәр. Шулай ук үзләрен борчыган проблемаларның чишелеше турында да кызыксындылар. 

- Мондый дәресләрне без даими рәвештә ай саен уздырабыз. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органына караган районнарга- Актаныш, Мамадыш, Алабуга, Тукай, Минзәлә, Сарман районнарына даими барабыз. Мәктәп укучыларына кулланучы хокукларын аңлатып  дәресләр үткәрәбез,- ди Гөлия Фәтхуллина.

Очрашуда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының Актаныш районындагы вәкиле Флорид Мингазов та катнашты.

Әгәр кулланучы буларак хокукларыгыз бозыла икән Актаныш районы администрациясендә эшләүче Флорид Габидин улына мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Күпләрегез кулланучы хокукларын яклаучы орган барлыгын белеп тә бетермисездер. Районыбызда вәкиллекнең ачылуына тиздән өч ел була.

Флорид Мигазов инде берничә райондашыбызга сатып алган товарларының сыфатсыз икәнлеге ачыклангач акчаларын кире кайтарып алырга булышкан. Ул үзенең эш җәҗрибәсен укучыларга да сөйләде:

- Бер райондашыбыз шәһәрдән автомобиленә 16 мең сумга радиатор сатып алган. актанышка кайтып урнаштырып карагач, радиаторның туры килмәве ачыклана. Сатучы товарны кире алырга ризалаша, әмма 16 мең сум акчаның 6 процентын салым өчен тотып калачагын әйтә. Бу очракта ташка басылган закон буенча сатучы радиаторның тулай суммасын кайтарырга тиеш иде. Райондашыбызның мөрәҗәгате буенча мин бу сатып алучы белән телефон аша сөйләшү алып бардым. Тыныч юл белән проблема хәл ителде.  Икенче очракта да запас частьлар белән бәйле иде. "Нива" машинасына райондашыбыз Чаллыдагы махсус кибеттән граната сатып ала. Гранатаны куйгач 100 чакрым да үтми, автомобиль яңадан ватыла. Сатучы гранатаның ни рәвешле ватылуын ачыклау өчен 45 көнлек экспертизага җибәрергә уйлый. Ә сатып алучы акчасын көнендә кайтарырга тели. Аларның икесе дә хаклы. Шулай да без кулланучылар хокукларын яклаучы законга таянып үзебезнең райондашыбызга акчасын кире кайтара алдык. Тормышта мондый хәлләр еш очрый. Төзек түгел товарны күргәч, куркып калмаска, ә кире кайтарырга кирәк. Мондый проблемаларны судка ук барып җитмичә тыныч юл белән сөйләшеп хәл итеп була, -дип укучыларны үз хокуларын яклауның нәтиҗәле булачагына ышандырды Флорид Габидин улы.  

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Резеда Могътазирова үзенә дә, укучыларына дәреснең бик ошавын әйтте. Законнарны гамәли очраклар аша аңлату күпкә отышлы, чөнки укучылар тормыш белән бәйле очракларны исләрендә ныграк калдыра. 

- Бүген сатып алучы өчен үз хокукларын белү бик актуаль проблема. Без хокукларыбызны белмибез. Кызганыч, уку программасында кулланучылар хокукларын яклау темасына бик аз вакыт бирелә. Законнарга тирәнтен кереп анализларга мөмкинлегебез юк, күп вакытыбыз төп дәүләт имтиханнарындагы материалларны өйрәнүгә багышлана. Узган елларда Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белән тыгыз хезмәттәшлек иттек. Соңгы вакытта бу эш сүлпәнләнде. Әлеге эшне без җанландырып җибәрергә уйлыйбыз,-  диде Резеда Могътазирова.

 Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре дә педагогның фикерен куәтләп, укучыларны инспекция үткәрә торган олимпиадаларга катнашырга чакырдылар.

Әзерләнү өчен брошюралар, белешмәлекләр һәм  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев