Кулланучылар өчен: чәчтараш хезмәте күрсәтү турында
Чәчтарашханә һәм матурлык салоннары белән хезмәткүрсәтү «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы РФ Законы, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге1514 номерлы карары белән расланган Халыкка көнкүрешхезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба – кагыйдәләр), «Көнкүреш хезмәтләре» ГОСТ Р 51142-2019 белән көйләнә. Чәчтарашханә һәм матурлык салоннары хезмәтләре. Гомумитехник шартлар».
РФ Гражданлык кодексы буенча, кулланучылар чәчтарашханә хезмәтләренә мөрәҗәгать иткәндә, алар белән хезмәт күрсәтүче эшмәкәр арасында халык-куллану килешүе (ягъни оферта) төзелә. Димәк, хезмәт күрсәтүче яисә башкаручы зат, үз эшчәнлегенең характеры буенча, үзенә мөрәҗәгать итүче һәркемгә – аның җенесенә, расасына, милләтенә, диненә яки башка шәхси сыйфатларына карамастан – хезмәт күрсәтергә тиеш.
Чәчтарашханәләрнең хезмәт күрсәтүдән баш тартуына түбәндәге сәбәпләр булырга мөмкин:
- – авыру булу (педикулез, төрле тире авырулары һ.б.) яки чәчнең шундый хәлдә булуы, кыркканда яки бизәгәндә зыян китерергә мөмкин. Мондый очракта чәчтараш клиентның сәламәтлегенә зарар китермәс өчен, процедураны башкарудан баш тартырга хокуклы;
- – кирәкле кораллар яки материаллар булмау. Әгәр чәчтарашчының эшне башкару өчен зарур әйберләре юк икән, ул баш тарта ала. Мәсәлән, клиент гадәти булмаган төстәге буяуны сорый, ә чәчтарашчының андый буявы булмаса, ул процедураны башкармый кала ала;
- – клиентның үз-үзен дөрес тотмавы – әдәпсез сүзләр әйтү, агрессив тәртип, яисә исерек хәлдә килү. Бу очракларда да чәчтараш хезмәт күрсәтүдән баш тартырга хаклы.
Шулай ук закон нормалары чәчтарашның клиентка баш тарту сәбәпләре турында хәбәр итү бурычын, шулай ук мөмкин булган альтернатив вариантлар яки тәкъдимнәр бирүне күздә тота.
Әгәр чәчтараш хезмәте күрсәтүче оешма белән кулланучы арасында бәхәс чыкса, башта бәхәсне судка кадәр хәл итү өчен хезмәт күрсәтүчегә язмача дәгъва юлларга кирәк. Кулланучының таләпләре алар язмача бирелгән көннән алып 10 көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация алу өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының «Кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 71-43-03.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев