Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Район аучылык җәмгыятендә: Нормаларны бозмый, табигатькә зыян китерми, тәртип белән ауга йөрергә кирәк

Актаныш районы территориясендә 2 сентябрьдән Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча канатлы киек кошларга ау сезоны ачылды. Җирлегебез аучылар, табигать сөючеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәк. Җир-суыбыз бай, җәнлекләрнең дә төрлесен очратырга була.

 Башкортстанда ау сезоны ике атнага иртәрәк башланса да, күршеләрбез безгә килеп сунарчылык итәргә ярата. Җәйләрен Агыйдел, Чулман елгалары янында ял итүчеләр, балык тотучылар безнең болын-урманнарга, елга-күлләргә гашыйк. Бигрәк тә Уфа, Октябрьск шәһәрләре аучылары бездә еш кунак. 

Быел район Аучылык җәмгыятенең көзге сезонда канатлы кошларны ауларга 600-700 путевка сату мөмкинлеге бар. Бер атна дигәндә район аучылык җәмгыяте директоры Ильяс Галләмов аучыларга 50 путевка һәм дәүләт рөхсәте тапшырган.

Татарстанның башка шәһәр, районнары буенча караганда ауга Чаллыдан кайтучылар күп. Аучылык җәмгыяте Чаллыдагы аучылык кибетләрендә районыбызда киекләр атарга юллама һәм рөхсәт кәгазьләре сатуны җайга салып җибәргән. Бигрәк тә тумышлары белән Актанышныкы булган егетләр ауга еш кайта. Кайберәүләр әти-әнисе, туганнарына янына атна ахырында ялга кайткач, бәрәңге казымыйча, су буена төшеп, 15-30 минутка булса да кыр үрдәкләрен аулыйлар икән. "Ау- шундый азартлы шөгыль ул",- ди Ильяс абый.

Россия Федерациясендәге ау кагыйдәләре буенча сезон 5 декабрьгә кадәр дәвам итә. Кайберәүләр, кышын үрдәкләр юк бит, ни өчен декабрьгә кадәр билгелиләр икән, дип аптырый. Ау сезоны Россия күләмендә игълан ителгәч, илнең барлык территориясен колачлый. Иң ахыргы ау Әстерхан өлкәсенә туры килә. 

— Ау сезонында бер кешегә күпме киек атарга рөхсәт ителә?

— Ау нормасы буенча бер аучыга 5 баш үрдәк туры килә. Көн саен һәр аучы 1 каз, 5 үрдәк ата ала. 

— Ау бары коры җирдә генә оештырыламы?

— Коры җирдә дә, сулыкларда да аучылык белән шөгыльләнергә мөмкин. Мәсәлән, утрауларга көймәләр белән барабыз. Әмма көймәнең моторын сүндереп, камыш арасына керткәч кенә атарга рөхсәт ителә. Моторы эшләп торганда, барган вакытта ау тыела. Техник куркынычсызлык ягыннан, браконьерлыкны булдырмау максатыннан шундый таләп кертелгән. Көймә моторын кабызганчы, мылтыкны сүтеп чехолга тыгалар, патроннарын алып куялар. Аучының кулында бердәм федераль үрнәктәге аучылык кенәгәсе, мылтык йөртүгә рөхсәт кәгазе, аның вакыты чыкмаган булу кирәк, аучылыкка рөхсәт һәм район аучылык җәмгыятенең юлламасы да булырга тиеш. Документларны су тиеп чыланмасын өчен кемдер аерым бокска, яки полиэтилен файлга тыгып саклап йөртә. 

-Ауның билгеле бер вакыты бардыр бит, Ильяс абый?

— Канатлы киекләргә ау- традицион, ел саен уза торган җиңел ауларның берсе. Ул шәхси төстә дә башкарыла, димәк аучы бездән башка үзе генә ауга бара ала. Үрдәкләр, гадәттә, җир-су өстенә иртән таң атканда, кич эңгер-меңгердә чыгалар. Алар бу вакытта азык базасы эзлиләр, ашыйлар. Көндез ауга йөрүнең нәтиҗәсе булмый, чөнки кошлар куе камыш арасында ял итәләр.

 — Әңгәмә барышында фәнни эш турында да әйткән идегез.

— Әйе, без Мәскәүнең хуҗалык исәбе оешмасы белән хезмәттәшлек итәбез. Алар фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнә, бездән атылган киекләрнең фотоларын сорадылар. Безнең аучылар Актаныш төбәгендә яшәүче киекләрнең фотоларын җибәрә. Рәсемдә кошның башы, канатындагы көзгесе, тәпиләре күренү шарт. Шушы сөйләшүдән файдаланып, барлык аучыларга мөрәҗәгать итәм. Аулаган кошларыгызның фотоларын минем ватсапка салсагыз иде. Татар Ямалысы егетләре бу уңайдан бик актив.

Нәкъ безнең сөйләшү вакытында аучылык җәмгыятенә путевка сорап Күҗәкә авылыннан Зәкинур Ситдиков килеп керде.

 Зур сулыклар янында, тәгаенләп әйткәндә, Ык елгасы буенда яшәгән Зәкинур абый аучылык белән 90нчы елларда кызыксына башлый. 1999 нчы елдан район Аучылык җәмгыятенең әгъзасы булып тора. 

— Ел саен шушы вакытта ауга чыгам. Хәзер су кошлары, үрдәкләргә ау бара. Ауланган кошларны өйгә алып кайтып, чистартып җиренә җиткереп ризык әзерлибез. Күҗәкәдән без ике кеше даими аучылык белән шөгыльләнәбез. Аучылык нормаларын бозмый, табигатькә зыян китерми, тәртип белән ауга йөрергә кирәк. Саклык чараларын онытмау да мөһим,- ди тәҗрибәле ау остасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев