8 сентябрь 2023 яңалыклары
-
Район башлыгы Ленар Зарипов хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм тапшыруын дәвам итә
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендәге делегация Актаныш егетләре булган тагын бер хәрби операция ноктасына килеп җитте. Актанышлылар көче белән әзерләнгән гуманитар ярдәмне якташларыбыз олы горурлык, сөенеч хисләре белән кабул итеп алдылар.
-
Аучыларга игътибарына: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты куркынычсыз ау кагыйдәләрен искә төшерә
Ау сезонын ачу — барлык аучылар өчен стартка әверелә һәм аларның хисләрен уята торган вакыйга. Әмма куркынычсызлык кагыйдәләрен дә онытмаска кирәк. Шуңа бәйле рәвештә, куркынычсызлык техникасының ау вакытында тыела торган төп таләпләре турында искә төшерәбез:
-
Яңа Әлем мәктәбенең ЮИД отряды ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бакча нәниләренә кагыйдәләр өйрәтте
Яңа Әлем балалар бакчасында юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү еллык план нигезендә беренче кечкенәләр төркеменнән алып мәктәпкә чыгып киткәнче өйрәтелә.
-
Чуракай мәктәбе укучылары Ижау шәһәренә экскурсиягә барды
Чуракай мәктәбе укучылары һәм укытучылары яңа уку елын сәяхәт белән башлап җибәрде. Кичә җыйнаулашып коллектив белән Ижау шәһәренә экскурсиягә бардылар.
-
«Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле Тукай районында яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте
Теләнче Тамак авылына Актаныш районының «Баламишкин» халык гармунчылар ансамбле килеп онытылмаслык бәйрәм бүләк итте.
-
Бәлки бүтән ботакны сайларсыз? 8-15 сентябрьгә йолдызнамә
Бу атна үзгәрешләргә бай булырга охшап тора. Үз көчегезгә ышаныч артыр, һәм сез катлаулы һәм җаваплы эшне җиңел башкарып чыгарсыз.
-
Район аучылык җәмгыятендә: Нормаларны бозмый, табигатькә зыян китерми, тәртип белән ауга йөрергә кирәк
Актаныш районы территориясендә 2 сентябрьдән Татарстан Республикасы Рәисе карары буенча канатлы киек кошларга ау сезоны ачылды. Җирлегебез аучылар, табигать сөючеләрне үзенә җәлеп итә торган төбәк. Җир-суыбыз бай, җәнлекләрнең дә төрлесен очратырга була.
-
12 сентябрьдә районыбыз яшьләрен «Автосессия — 2023» бәйгесенә чакырабыз
12 сентябрьдә районыбыз яшьләре өчен «Автосессия — 2023» бәйгесе узачак. нә чакырабыз ның автомәктәбе базасында «Автосессия — 2023» бәйгесе уздырыла. Конкурс 2 өлештән тора, теория һәм машинаны йөртү, биремнәр үтәү.
-
РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин райондашларыбызның шәхси мөрәҗәгатьләрен кабул итте
Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы Актаныш районында шәхси мөрәҗәгать белән килгән гражданнарны кабул итте.