Сөн бозы кузгалгач, өй тәрәзәләренә кадәр су күтәрелә иде
«Сөн бозы бүген китә!», «Юк, әле иртәрәк», «Әле атнасыз китмәс!» дип үзара бәхәскә керүчеләр шактый бүген Сөн буе авылларында. Без дә безнең якларда табигатьнең бәйрәмгә тиң боз китү күренеше белән кызыксынып юлга чыктык.
"Менә шулай Сөн елгасына мөкиббән булып яшәп ятабыз", инде без дип каршылады безне Кәзкәй авылының аяклы тарихы Хәнис абый Төхвәтуллин. Һәм Сөннең биләмәләрен тулырак күрсәтү өчен ике катлы җәйге йортына чакырды. Әйе, монда Сөн үзе дә, аның тирә-ягында җәйрәп яткан болыннары да уч төбендәгедәй күренеп тора.
Хәзер Сөннең Кәзкәй тирәсендәге өлеше элеккечә дулап, йортларның эченә үк кереп бозларын агызмый инде. Билгеләнештә Кәзкәй 69, Сөн суы 68 сантиметрны тәшкил иткән 1960-1970 нче елларда Түбән Кама ГЭСы төзелгәч су басуга киртә куелган. Аннан авыл да елга ярыннан биегрәк урынга күченгән.
- Без үскән вакытта язгы ташу чорында авыл урамыннан көймәдә йөзеп мәктәпкә бара идек. Өлкәннәр көймәдә эшкә йөрделәр. Күңелле дә, рәхәт тә, кызык та чаклар иде ул. Сөн суы авылга шулай килә торган иде. Күршедәге Баталов Финур абыйларның тәрәзәләренә кадәр су күтәрелә иде. Кү алдына китерәсезме, өй эче тулы су. Әхтәм Арслановларның өйләренә дә су керде. Авылның астагы урамнары тулысы белән суда кала иде,- дип балачак мизгелләрен исенә төшерде Хәнис абый.
Авылга су килүгә халык алдан әзерләнә башлаган. Малларны авылның өске урамнарына менгергәннәр, башка хуҗалык кирәк-яракларын судан саклаганнар. Тик бу эшләрнең һәммәсе дә аеры-чөере түгел, ә күмәкләп, авыл белән бергәләп башкарылган. "Кәзкәй авылының бердәмлеге бу вакытта аеруча нык сизелә иде", ди героебыз.
- Су кинәт кенә килә, гадәттә кичкә таба төшә. Сөннең кайчан китәчәген ике елганың торышына карап беләбез. Менә хәзер дә Коры Тыңламас елгасы һәм Үзәк елгаларын карап килдем. Әгәр бу ике елга ныклап ага башласа, шул көнне кичкә Сөн китә. Иртәгә сөн бозы кузгалмас та микән?-дип фаразлый Хәнис абый.
Аның сүзләрен Коры тыңламас елгасы буенда яшәүче Рәсим Фәрдиев тә куәтли.
Коры Тыңламас елгасы инде моннан берничә атна элек уардан арчылган , рәхәтләнеп шаулап агып ята. 1 июльгә нечкә генә елгачык булып кала икән. Корлыкка киткәч, соңгы ун елда елганың куәте нык кимегән.
- Сөндә боз китүгә кояшның җылытуы, җилнең ничек исүе, яңгыр явуга карый. Яңа Әлем урманнарының карын алып төшкән Үзәк елгасы да ташуга әзерләнә. Ул урманнан төшкәндә шаулап, җәелеп ага. Сөн белән кушылгач, озак та үтми Сөндә боз кузгала,- дип хәтерендә табигать күренешләрен барлый авылның аксакалы.
Сөн бозы кузгалгач халыкка зыяны гына түгел, файдасы да булган. Авылдагы бар кеше дә балык тота торган соскысы белән су кырыена чыккан балыклар тоткан.
Ерактан су белән агып килгән агачларны тотып алып киптереп утынга иткәннәр. Ә боз киткәндә авылга бәйрәм рухы кергән.
- Сөндә боз китү елга буенда утырган авыллар өчен олы бәйрәм ул. Боз акканда Сөн буена килеп шуңа карап хозурланабыз. Теләкләр теләп бозларны озатабыз. Элек тирес сугу бар иде, шул тиресләрне, саламнар белән боз өстенә куеп, шуны ягып озата идек. Аннан һәркем үзе яккан учакны , әнә минеке тегендә җитте", ә минеке әллә кая китте" дип озак итеп карап кала идек,- ди Хәнис абый.
Бозда учак ягулар традициясе заманалар үзгәрү белән юкка чыкса да хәзер дә Кәзкәй авылы халкы бердәм булып Сөн бозын озатырга төшә. Ел саен елга буйларына чыгып изге теләкләр тели. Быелгысы да шулай булыр, теләкләр бер: илләр тынычлансын да, егетләребез исән-сау туган якларга кайтсыннар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев