4 апрель 2024 яңалыклары
-
Аккүз авылы халкы боз озатырга төште
Бүгенге кояшлы матур көндә Аккүз авылы халкы Сөн буена төште. Изге теләкләр белән боз озаттылар.
-
Сөндә боз яхшы утыра әле
Әлегә Татарстан белән Башкортстан чигендәге күпердә Сөн елгасы менә шундый халәттә.
-
Сөн бозы кузгалгач, өй тәрәзәләренә кадәр су күтәрелә иде
«Сөн бозы бүген китә!», «Юк, әле иртәрәк», «Әле атнасыз китмәс!» дип үзара бәхәскә керүчеләр шактый бүген Сөн буе авылларында. Без дә безнең якларда табигатьнең бәйрәмгә тиң боз китү күренеше белән кызыксынып юлга чыктык.
-
Сатып алулар секторы ришвәткә юл куймауны тәэмин итә
Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының Сатып алулар секторы мөдире Алия Шакирова чираттагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясендә 2023 елдагы эшчәнлеккә хисап тотты. Комиссия утырышыннан соң Алия Миндыгали кызы белән әңгәмә корып алдык.
-
2024 елның 1 апреленнән җәмәгать туклануы объектларында алкоголь продукциясен ваклап сату тәртибе турында
2024 елның 1 апреленнән «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм аларның әйләнешен җайга салу турында һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү хакында»гы Федераль закон үз көченә керә.
-
2024 елда мәҗбүри рәвештә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне «Честный знак» системасында маркировкаланып сату кертелә
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 нче номерлы карары нигезендә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучылар «Честный знак» дип аталучы товарларны мониторинг уздыручы дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС МТ) теркәлү узарга тиешләр.
-
Язгы чорда юл куркынычсызылыгы кагыйдәләрен үтисеңме?
Язгы-җәйге чорда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары күзгә күренеп арта. Бу турыдан-туры урамнардагы хәрәкәткә бәйле- гадәттә, язын җирләр кипшертә башлауга кышын йөрми торган машина йөртүчеләр дә юлга чыга. Болар - шәхси транспорт чаралары, мотоцикллар, мотороллерлар, мопедлар хуҗалары. Моннан тыш, коры кояшлы һава торышында машина йөртүчеләр зуррак тизлек белән йөриләр. Шуңа өстәп велосипедта йөрүчеләр барлыкка килә, күпчелек очракта - алар балалар һәм яшүсмерләр.
-
Быелгы смотр концерты халкыбызга бишекләрне, аларның тарихын, йолаларын кайтарды
Районыбызда бу көннәрдә бик матур итеп узып баручы авыл үзешчән сәнгать коллективлары арасында смотр-конкурсы халкыбызны бишекләр дөньясына сәяхәт иттерде, тамашачыларны тал бишектә тибрәлеп үскән чакларына алып кайтты.