Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

Актаныш мәктәпләрендә «Без бергә» хәйрия ярминкәләре дәвам итә

Актанышның 2 нче урта мәктәбендә ел саен үткәрелүче «Без бергә» хәйрия ярминкәсе быел да зур уңыш белән узды. Укучыларны, укытучыларны һәм ата-аналарны берләштергән бу күркәм традиция инде өченче ел рәттән шуны күрсәтә: бергә булганда барысына да ирешергә мөмкин! Узган ел махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм йөзеннән оештырылган хәйрия ярминкәсендә 81 000 сум акча җыелган булса, быел керемнәрнең гомуми суммасы 132 000 сумга җиткән.

Бу көнне мәктәп ишегалды муллыктан һәм балаларның шат авазыннан гөрләде. Һәр сыйныфның ярминкә өстәлләре өйдә әзерләнгән камыр ризыкларыннан, хуш исле кайнатмалардан һәм кул эшләнмәләреннән сыгылып торды.
 

Һәр укучы сату эшен иҗат җимешенә әйләндергән. Аларны әти-әниләре, укытучылары һәм тәрбиячеләре хуплап алган. Балаларның хәйриячелеккә энтузиазм һәм ихласлык белән әзерләнүләре аеруча сизелде. Алар товарларны сатып кына калмыйча, алар турында ялкынланып сөйләделәр, позитив елмаюлары белән тирә-юньдәгеләрнең күңелләрен күтәрделәр. Ә талантлы әти-әниләр концерт номерлары белән чыгыш ясады.

Бәйрәмгә әйләнгән ярминкәдә иң мөһиме - саннар да, өстәлдәге сыйлар да түгел иде. Иң мөһиме- изге максат: барлык җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм итүгә юнәлдереләчәк. Бу чаралар – көн саен безнең тынычлыгыбыз һәм баш өстендәге аяз күк йөзебез өчен көрәшүчеләргә тыйнак ярдәмебез.

Ярминкәне оештыручылар катнашучы һәркемгә- кадерле укучыларга, ата-аналарга һәм, әлбәттә, бәйрәмне әзерләүгә һәм үткәрүгә керткән өлешләрен бәяләп бетереп булмый торган укытучыларга һәм тәрбиячеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев