«Актаныш хәрәкәте» әзерләгән соңгы гуманитар ярдәм 600 мең сумнан артып киткән
Актанышта махсус хәрби операциядәге солдатларга гуманитар ярдәм әзерләүче ике үзәк бар. Аның берсе 2022 елдан бирле эшләп килүче «Мы вместе- Без бергә» ярдәм фонды булса, икенчесе «Актаныш хәрәкәте». «Актаныш хәрәкәте» 2025 елның августында гына оешып китсә дә, инде район халкы арасында киң танылу алды. Кыска гына вакыт эчендә аларның фронтка җибәргән гуманитар ярдәме 2 миллион сумнан артып китә. Менә әле генә Чаллы волонтерлары- Татарстан Республикасында хокук саклау гаскәрләренең ветераннар һәм резерв хезмәткәрләренең региональ иҗтимагый оешмасы берлеге белән берлектә 600 мең сумлык кирәк-яраклар әзерләп фронтка озаттылар.
«Актаныш хәрәкәте» волонтерлары 8 февраль көнне Чаллы шәһәреннән махсус хәрби операциядәге солдатларыбызга гуманитар ярдәм озатты.
Бу хәрәкәт «Актаныш хәрәкәте» волонтерларының Чаллы шәһәре төркеме белән кушылып җибәргән икенче ярдәм партиясе. Татарстан Республикасында хокук саклау гаскәрләренең ветераннар һәм резерв хезмәткәрләренең региональ иҗтимагый оешмасы Чаллы шәһәренә якын алты район волонтерлары белән кулга-кул тотынып эшли. Шуларның берсе- безнең «Актаныш хәрәкәте».

Бергәлек тау күчерергә сәләтле. 5 тонна сыйдырышлы бер йөк машинасы Херсон, Запорожье, Донецк, Луганск якларына, икенчесе Курск, Белгород юнәлеше буенча махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Руль артында да Актаныш егетләре. Махсус хәрби операция башланганнан бирле фронт белән тыл арасында меңнәрчә чакрым юл үткән Руслан Ханов белән шофер Камил Ганиев туган як сәламнәрен илебез сакчыларына алып бара.
Беренче гуманитар ярдәмне Актаныштан 7 гыйнвар көнне «Газель» йөк машинасына төяп җибәргән идек. Анда бик күп маскировка челтәрләре, Актаныш район үзәк хастаханәсе әзерләгән гуманитар ярдәм, халыктан җыелган кирәк-яраклар тутырдык.
4 февраль көнне озаткан ярдәмебезне акчага салсак, 600 мең сум булды. Моңа махсус хәрби операциядәге якташыбыз Александр Сергеевка сатып алынган детектор да керә. Безнең ярдәмебез Чаллы складына илтеп куелды,- дип сөйли «Актаныш хәрәкәте»н оештыручыларның берсе Илина Арсланова.
Алты район волонтерлары 200 якташыбызга адреслы шәхси посылкалар да тутыра. Тартмалар эчендә солдатларга кирәкле бөтен кирәк-яраклар бар. Шуңа өстәп, Актаныш районында яшәүчеләр интернет-кибет аша 60 аптечка сатып алып, үзәккә китерделәр. Чаллыда аларның эченә тагын 4 төрле дару салдылар. Бер аптечканың бәясе 2550 сумлык булды.

Саллы ярдәм бөртекләп җыела. 2025 елның август аеннан башлап «Актаныш хәрәкәте» аша утлы якларга 200 маскировка челтәре җибәрелгән. Актанышта маскировка челтәрен үрү ноктасы Балалар иҗат үзәге булса, авыл җирлекләрендә хәрби япмаларны клубларда, мәктәпләрдә бәйлиләр. Яңа Әлем, Татар һәм Мари Суыксуы, Әтәс , Чалманарат, Югары Яхшый, Табанлыкүл, Такталачык, Бурсык, Мәсәде, Күҗәкә авыллары халкы, Пучы мәктәбе коллективы бик нык ярдәм итә. 
Ярдәм тартмалары әзерләүдән тыш, «Актаныш хәрәкәте» Донецк өлкәсендәге кыр госпиталендәге волонтерлары белән тыгыз элемтәдә. Бу якларга шактый зур күләмдә госпиталь кирәк-яраклары, дарулар, постель җыелмалары, тастымаллар, мендәрләр, сөяк-мендәрләр озатылган.
Белгород ягындагы волонтерлар аша фронт үзәгеннән чик буе зонасына ял итәргә чыккан сугышчыларга, алар дәвалана торган госпитальләргә ярдәм җибәрәләр. Актанышлылар киптергән сохарилар, ясаган чәйләр, коры душлар, шампунь, сабын, эчке киемнәр – барысы да солдатларның тормыш-көнкүрешен җиңеләйтүгә йөз тота.

Бөртекләп җыелган ярдәмебез адресатларына барып җитсен иде дип дога кылабыз.
Актанышта гуманитар ярдәм әзерләүче ике үзәк бар. Берсе «Мы вместе- Без бергә» гуманитар ярдәм фонды булса, икенчесе «Актаныш хәрәкәте». халкыбыз белеп торсын иде, аларның икесе дә махсус хәрби операциядәге солдатларга ярдәм әзерли. Киләчәктә бу ике үзәкнең эшен берләштереп, тагы да көчәйтү мөһим, – ди Илина Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев