30 октябрьдә Әнәктә узган «Без бергә» хәйрия концерты авылдашларны игелекле эшкә берләштерде. Сәхнәдән яңгыраган һәр җырда, күрсәтелгән һәр ярдәмдә якташларыбызга булган җылы мөнәсәбәт чагылды.
Авылыбыздан МХОга биш кеше киткән иде. Аларның икесе һәлак булды, тагын икесе, каты яраланганнан соң, хәрби хезмәттән азат ителде. Бу гаиләләрнең кайгысы, борчулары — барыбыз өчен дә уртак. Алар һәрчак авылдашларының ярдәмен, күңел җылысын тоеп яшәсен иде.
Концертта 15 400 сум акча җыелды. Өстәмә хәйрия ярдәмен дә исәпкә алып, 1232 нче мотоукчылар ротасына ярдәм өчен барлыгы 35 400 сум тупланды.
Оештыручыларга, үзешчәннәребезгә, тамашачыларга һәм ярдәм кулы сузган һәркемгә ихлас рәхмәт! Бергәләп күрсәткән шушы ярдәм егетләребезгә туган як җылысын җиткерсен. Һәр йортка тынычлык, һәр гаиләгә яхшы хәбәрләр килсен!
Чыганак: https://max.ru/id1674002341_biz/AaGQl1H8foY
Нет комментариев