Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Игелекле Актаныш

Инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова: Бездә эш гөрләп бара!

Кемнәрдер җәйге отпуск-каникуллар белән мавыгып ял иткәндә, районыбызның инвалидлар оешмасында эш гөрләп бара. Бу атна башында, мәсәлән, «Игелек марафоны»нда җыелган акчалар буенча чираттагы утырыш уздырганнар. Түбән Кама шәһәрендә үткән спартакиада нәтиҗәләре куанычлы, Актаныш командасы икенче урынны яулаган. Мохтаҗ инвалидларның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча да күләмле эшләр башкарыла. Бу хакта район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова белән әңгәмә корып алдык.

- Фәйрүзә апа, эсседә дә тик тормыйсыз, 14 кешелек команда туплап, республика спартакиадасында җиңеп кайткансыз! Үзегезне һәм сезнең кул астындагы спортчыларны чын күңелдән котлыйбыз!

- Түбән Кама шәһәрендә җиңел атлетика буенча ярышлар 28, 29, 30 июнь көннәрендә үк узган иде. Ләкин нәтиҗәләре әле яңа гына билгеле булды.  Мөмкинлекләре чикләнгәннәрне җиңел атлетика ярышына җәлеп итү катлаулырак. Шулай да Актаныш командасын 14 кешедән туплый алдык, командабыз көчле булып чыкты, 11 район командасы арасында гомуми нәтиҗәләр буенча икенче урынны яуладык.

- Җиңел атлетика буенча ярышларда катнашучылар нигездә, балалар, яшьләр. Аларны ничек кызыксындыра алдыгыз?

- Әйе, балаларга, яшьләргә үзем дә сокланып, киләчәккә якты өметләр баглыйм. Бер дә ялындырып тормадылар, үзләренә, аларны әзерләп җибәргән әти-әниләренә, Актаныштан Түбән Камага юлга кузгалган автобуска утыртып җибәрү өчен олы юлга кадәр чыгарып куйган авыл җирлеге башлыкларына зур рәхмәт әйтәм. Районның автотранспорт предприятиесе дә безгә һәрвакыт ачык, кайчан гына автобус сорасак та, гозеребезне үтиләр, шофер иптәшләргә дә безнең үзенчәлекләрне күздә тотып, ихтирамлы булып хезмәт күрсәтүләренә рәхмәт.

- Ярышлар нинди төрләр буенча узды?

- Турнир ике яшь категориясендә- 20 яшькә кадәргеләр һәм 20-50 яшьлекләр арасында оештырыла. Авырулар буенча да бүленә. Мәсәлән, ишетмәүчеләр аерым, күзләре начар күрүчеләр аерым ярыша. Ир-егетләр 1 километрга, хатын-кызлар 800 метрга йөгерде, озынлыкка сикерү, ядрә ыргыту төрләрендә дә көчләрен сынадылар.  

-Барлык катнашучылар да төрле категориядәге инвалидлар булуга карамастан, югары дәрәҗәдәге спорт осталыгына ия булуларын һәм җиңүгә омтылышларын күрсәткәннәр. Республикакүләм бәйгедә лаеклы урын алуга өлеш керткән спортчыларны без дә белик әле.

- Кәзкәйдән Фәнзил Нәҗмиев йөгерү буенча 1 урын алды. Фәнзил бик җитез, уңган егет булып чыкты, йөгерү, сикерү, ядрә ыргытуда да искитмәле яхшы чыгыш ясый. Актаныштан Илмар Шәңгәрәев, Мари Суыксудан Ирина Мандыкаева, Илдар Галиуллин һәм Илгизә Мөхәммәдиева төрле ярышларда җиңеп, өчәр медаль алып кайттылар. Кировтан Сумая Кабилова да уңышларга иреште. Актаныштан Гөлшат Кузьмина беренче генә тапкыр баруына карамастан уңышларга иреште. Теләкәйдән Зинфир Әминов һәм башка катнашучылар да бик тырыштылар, алар- бик өметле спортчылар. 

-Тагын бер олы җиңүегез бар бит әле, Фәйрүзә апа, былтырдан бирле Яңа Әлемдә яшәүче Резеда Авзаловага су кертү артыннан йөрдегез. Ниһаять, максатыгызга ирештегез бит!

- Әйе, тормышлар алга барса да, ярдәмгә мохтаҗлар арабызда күп әле.  Узган ел Ике Кормашта Әнисә апаны сулы иткән идек, быел Яңа Әлемдә яшәүче 3 нче төркем инвалид Резеда Авзаловага су кертүдә ярдәм иттек. Ялгыз яшәүче бу ханымга 3  килограммнан да авыррак әйбер күтәрергә ярамый. Аның йортына су кертү катлаулы булды, чөнки үзәк трассадан торбаны йортка китерү өчен асфальт юлны тишәргә кирәк иде. Марат Хөсәеновның бригадасы бар таләпләргә туры китереп суны кертте, эшләрен сыйфатлы башкарулары өчен бу эшчеләргә ихтирамым бик зур. 

- Су кертү гаять чыгымлы эш. Ничек юлын таптыгыз? Белүебезчә, сезнең кулда финанслар юк, ә «Игелек марафоны»нда җыелган акчалар фәкать авыруларны дәвалауга гына тотылырга тиеш. 

- Резеда Авзаловага су кертүне «Башак» хуҗалыгы җитәкчесе Илүс Ярмиев тулысынча үз өстенә алды. Илүс Илдус улы барлык чыгымнарны үзе күтәрде. Гомумән,  Илүс Ярмиевне башкаларга өлге итеп күрсәтер идем. Ул һәрвакыт нинди генә ярдәм сорасак та каршы килми, гел булышып тора. Аңа бик зур рәхмәт. Аның гаиләсенә, үзенә ныклы сәламәтлек, эшендә уңышлар телим. 

-Фәйрүзә апа, ел саен «Игелек марафоны»на райондашларыбыз бик теләп катнашалар, мөмкинлекләре чикләнгәннәргә төрлечә ярдәм итәләр, күләмле суммалар җыела, әлеге акчалар максатчан тотылып бара. 

-Әйе, инвалидлар декадасын йомгаклап үткәрелә торган «Игелек марафоны»нда җыелган акчалар буенча ике айга бер тапкыр утырыш уздырабыз. Марафон акчасы авыруларны дәвалау, катлаулы операцияләр ясату өчен тәгаенләнгән. Хуҗалык эшләренә бу акча тотылмый.  Бу атнада да ярдәмгә мохтаҗларны барлап, чираттагы утырыш уздырдык. Безнең уртак ярдәмебез авыру авылдашларыбызга тизрәк савыгырга ярдәм итәр.

- Бездә эш гөрләп бара диюегез, чыннан да хак икән!

- Әле район инвалидлар оешмасының уставын яңарту буенча эш алып барабыз. Республика ресурслар үзәге үткәрә торган грантлар конкурсында да катнаштык,  конкурска "Яхшылык" инклюзив милли остаханәсе проектын җибәрдек. Нәтиҗәләре дә сөенечле булыр дип көтәбез.

Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, алга куйган планнарыгызны тормышка ашыруда уңышлар телибез!

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев