Актаныш

Актаныш районы

16+
Игелекле Актаныш

«Ихлас гамәл» үзәге 56 райондашыбызны корбан ите белән сөендерде

Корбан гаете вакытында мал чалдырган райондашларыбызның теләкләрен искә алып, «Ихлас гамәл» үзәге гамәлләрен җиңелләштерде. Мохтаҗларга мөселман кардәшләребез китергән корбан итен таратуны башлап җибәрде.

Корбан ите өч өлешкә бүленә. Бер өлеше корбан чалучыга ашарга кала, икенче өлеше ярлы һәм мохтаҗларга таратыла, өченче өлеше белән бәйрәм табыны әзерләп туганнарны һәм дусларны сыйлыйлар. Кеше хәлле булып, үз ихтыяры белән корбанлыкның бөтен итне тулаем сәдака итеп таратса, рөхсәт ителә. «Бүген һәркем җитеш тормышта яши, сәдака итеп бирерлек мохтаҗ танышым юк» диючеләргә Актаныштагы «Ихлас гамәл» үзәге ярдәмгә килә.

Үзәк хезмәткәре Илина Арсланова 6 июнь һәм бүген, 9 июнь көннәрендә 56 райондашыбызга корбан ите таратылуын хәбәр итте.Үзәк матди яктан авыр гаиләләргә төрлечә ярдәм кыла. Кием -салым, азык-төлек белән бергә бу көннәрдә  корбан итен дә алырга була. Итләр туңдыргычта саклана. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да бирелә.

Корбан чалдыручы китергән күчтәнәчләрнең һәрберсенә мөслимә кардәшебез Илина ханым дога кылып, рәхмәт әйтеп озата. Изге гамәлләребезне Аллаһы Тәгалә үзе кабул итсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев