Актанышның спортчы инвалидлары республикакүләм голбол ярышында икенче урын алды
Гадәттәгечә, ел башыннан сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән спорт сөючеләр өчен республика ярышлары башланды. Актаныш инвалидлар җәмгыяте алдагы ике спорт бәйгесендә билгеле бер сәбәпләр аркасында катнаша алмаган иде, әмма Әлмәттә узган турнирда безнең команда лаеклы нәтиҗәләр күрсәтеп, 2 нче призлы урынны яулады.
Быел ярышлар яңа форматта уздырыла. Әгәр элек һәр турнирда төрле авырулы (күрү, ишетү, терәк-хәрәкәт аппараты белән бәйле һ.б.) спортчылар катнашкан булса, хәзер исә һәр ярышта бер типтагы авырулы инвалидлар гына чыгыш ясый ала. Мәсәлән, 28 февральдән 2 мартка кадәр Әлмәттә күрү сәләте начар булган спортчылар ярышты. , ә узган сезонда көрәштә ишетү сәләте начар булган кешеләр генә катнашты. Голбол буенча ярышларда Казан, Мәскәү өлкәсе, Яр Чаллы, Азнакай, Чистай, Түбән Кама, Алабуга, шулай ук Саба, Актаныш, Кукмара, Лаеш һәм Чирмешән районнары спортчылары үз көчләрен сынады. Лаеш районыннан берьюлы ике команда катнашты. Турнир бик киеренке барды.
Ярышларга катнашучылар табу елдан-ел кыенлаша бара, дип билгеләп үтте район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Разетдинова. "Команда составы даими үзгәреп тора, яңартыла. Голбол буенча соңгы турнирга өч яңа уенчы кушылды", - ди ул. Шуңа да кармастан, безнең спортчылар 6 команда арасында, Лаеш районы вәкилләреннән генә калышып, 2 нче урынны алдылар. «Лаешлылар 21 очко җыйдылар, ә Актаныш районы командасы — 19», - дип сөйләде уңышлары турында Фәйрүзә Сөнгат кызы.
Район инвалидлар оешмасы җитәкчесе ярышларга әзерләнүдә ярдәм иткән спортчыларның гаиләләренә, әти-әниләренә һәм тормыш иптәшләренә рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык хатын-кызларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән котлады, аларга ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет һәм шатлык теләде.
Команданың 2 нче призлы урын алуында яңа уенчылар- Марс Сабиров (Кирово авылы), Әбелкасыйм Ибраһимов (Меңнәр), Фәнил Шакиров (Яңа Әлем) һәм Фәнзил Нәҗмиевның (Кәзкәй), даими катнашучы Данил Хуҗагалиев һәм башкаларның тырышлыгы зур. Әлеге турнирда Актаныш районыннан 8 кеше катнашты.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт чаралары аралашу һәм социализацияләүнең мөһим чарасы ул. Катнашучылар турнирлардан канәгать булып кайталар, чөнки биредә алар үзләре кебек үк кешеләр белән очрашалар, тәҗрибә уртаклашалар һәм бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, кәефләрен күтәрәләр.
«2024 ел нәтиҗәләре буенча без ике кубок алдык. Быел әлеге бүләкләрне саклап калырга тырышачакбыз», — дип планнары белән уртаклашты Фәйрүзә Разетдинова. Ул шулай ук район халкын спорт тормышында активрак катнашырга өндәде.
-Безнең районда 3 меңгә якын инвалид яши. Кызганычка каршы, индивидуаль реабилитация программасында (ИПР) гомуми авырулар гына күрсәтелә, шуңа күрә кешеләрнең төгәл диагнозларын белмәгәч, ярышларга шәхсән чакыру авыррак. Озакламый ишетү сәләте начар булган инвалидлар катнашында көрәш ярышлары узачак. Мин 50 яшькә кадәрге әлеге авырулы кешеләргә мөрәҗәгать итәм: килегез, катнашыгыз! Әмма алдан әзерләнергә кирәклеген дә онытмагыз», — дип мөрәҗәгать итте Фәйрүзә Сөнгатовна безнең мәгълүмат чаралары аша.
Турнир вакытында төшерелгән видеоязмада Актаныш уенчылары һәм Мәскәү өлкәсе спортчылары арасындагы матч сурәтләнгән. Катнашучылар билгеләп үткәнчә, башка регионнардан командалар еш кына ярышларга үз рейтингларын күтәрү һәм тәҗрибә уртаклашу максатыннан килә
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев