«Алтынчәч» балалар бакчасында ачык дәрес узды
Актаныш районы 7 нче санлы «Алтынчәч» балалар бакчасында мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән юл хәрәкәте кагыйдәләренә багышланган ачык эшчәнлек узды.
Мәктәпкә аяк басарга әзерләнгән балалар өчен юл куркынычсызлыгы – иң мөһим темаларның берсе. «Алтынчәч» балалар бакчасында бу юнәлештә эш системалы рәвештә алып барыла. Тәрбияче Әдгамова Кәдрия Вәсим кызы балаларны төрле алымнар кулланып, көндәлек режим моментларында ук юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштыра.
Ачык эшчәнлек барышында балалар төрле ситуацияләрне анализладылар, макетлар ярдәмендә дөрес карарлар кабул иттеләр, хәтта кечкенә проектлар да якладылар. Аеруча кызыклы өлеш – караңгы вакытта яктылык кайтаргыч элементларның әһәмиятен тәҗрибә аша күрсәтү булды. Балалар аларның кеше гомерен саклап калудагы ролен аңлап нәтиҗә ясадылар.
Чарада Актаныш районы ГБУ «БДД» бүлекчәсе җитәкчесе Л.Р. Мөхәмәтова да катнашты. Мондый очрашулар балалар өчен генә түгел, әти-әниләр өчен дә бик файдалы.
Балалар активлык, кызыксыну күрсәттеләр. Бай эчтәлекле, файдалы эшчәнлек оештырган Кәдрия Вәсим кызына зур рәхмәт. Кечкенәләргә – имин юллар һәм зур уңышлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев