Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл куркынычсызлыгы өчен- бергә!

Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналарына юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды

Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы буенча дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу барышында юлдагы куркынычсызлык, игътибарлылык һәм саклык буенча киңәшләр бирелде.

 

Ләйсән Рәдифовна юлда йөргәндә ашыкмаска һәм уңга-сулга карарга кирәклеген әйтте, кыска юлга караганда, куркынычсыз юл сайлауның мөһимлеген ассызыклады.

Очрашуда катнашкан балаларга куркынычсызлык кагыйдәләрен яхшырак белергә ярдәм итүче китаплар бирелде.

Очрашуда катнашучылар мөһим мәгълүматлар җиткергән Ләйсән Мөхәммәтовага зур рәхмәт белдерделәр. Мондый чаралар юлларда куркынычсызлык турындагы хәбәрдарлыкны арттырырга, юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркынычсызрак мохит сайларга ярдәм итә.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә 2024 ел рәсми рәвештә Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Гаилә елы дип игълан ителде.

Карар гаиләне яклау өлкәсендә сәясәтне популярлаштыру һәм традицион гаилә кыйммәтләрен саклау өчен кабул ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев