3 декабрь 2024 яңалыклары
-
«Яшьлек» яшьләр үзәге актанышлыларны «Бию марафоны- Яңа ел балы»на чакыра
Инвалидлар декадасы уңаеннан «Яшьлек»тә беренче тапкыр «Яшьләр проекты»! «Яшьлек» яшьләр үзәге мөмкинлекләре чикләнгәннәр декадасы кысаларында «Бию марафоны- Яңа ел балы» уздыра.
-
Бүген Билгесез солдат көне
Билгесез солдат көне – Россиядә 2014нче елдан башлап һәр елны 3 декабьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган сугышчыларының үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Бүген Билгесез солдат һәйкәле янында Актаныш технология техникумы студентлары Бөек Ватан сугышы батырларын искә алды.
-
Аккүз мәктәбе укучысы Назлыгөл Шәйдуллина Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивалендә икенче урынга лаек булды
30 ноябрь көнне Мөслим районында узган Бөтенрәсәй «Каз өмәсе» фестивалендә Аккүз төп гомуми белем бирү мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Шайдуллина Назлыгөл «Каздан пешерелгән татар халык ашлары» номинациясендә 2 урынга лаек булды
-
«Сәйяр» республика театр бәйгесендә Татар Ямалы һәм Байсар мәктәбе коллективлары лауреат булды
Бүген башкалабызда «Сәйяр» республика театр бәйгесенең бүләкләү тантанасы булып узды.
-
Микоплазмалы пневмониядән сакланыгыз!
Россиядә микоплазмалы пневмония тарала башлаган.
-
2 декабрьдән 12 декабрьгә кадәр «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы язылу бара
Хөрмәтле укучылар! 2025 елның беренче яртыеллыгына яраткан «Актаныш таңнары» газетасына нибары 906 сумлык ташламалы язылу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Районыбыз яңалыкларыннан хәбәрдар булып калу өчен менә дигән мөмкинлек бу!
-
Кичә кич юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булган
Кичә кич Әтнәдә юл һәлакәте нәтиҗәсендә җәяүле вафат булган
-
Карабодай оныннан битлек ясаганыгыз бармы?
Карабодай оны ис киткеч яшәртү көченә ия. Ул тирене яхшылап йомшарта, чистарта һәм тукландыра. Аның биткә һәм тән тиресенә бик җиңел һәм гади битлекләр әзерләргә мөмкин.
-
Физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналарына юл йөрү кагыйдәләре аңлатылды
Инвалидлар декадасы кысаларында Актаныш районы буенча дәүләт бюджет Юл хәрәкәте иминлеге учреждениесе җитәкчесе Ләйсән Мөхәммәтова физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары белән очрашты. Очрашу барышында юлдагы куркынычсызлык, игътибарлылык һәм саклык буенча киңәшләр бирелде.
-
Актаныш көрәшчеләре Әлмәттә Ильяс Галимов истәлегенә оештырылган бәйгедә җиңде
30 ноябрьдә Әлмәттә Ильяс Галимов истәлегенә яшьләр арасында көрәш бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә Актаныш көрәшчеләре дә катнашып җиңеп кайттылар.