Юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясендә: Юлларны сакларга, мәктәп автобусларын контрольдә тотарга, исерек йөртүчеләрдән котылырга
Бүген Актаныш районы хакимиятендә чираттагы Юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, район Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте.
Юл хәрәкәте иминлеге район комиссиясенең чираттагы утырышында Актаныш районы халкының юлларда исән-сау йөрү мәсьәләсе үзәккә куелды. Моңа ничек ирешергә соң? Комиссия әгъзалары нәкъ әлеге максатка ирешү юлларын барлады.
Район ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ренат Шәмсиев 2024 елның шушы вакытына кадәр булган юл һәлакәтләре, юл кагыйдәләрен кискен бозучылар турында хисап тотты, районда юл куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча эшлекле тәкъдимнәрен җиткерде.
«Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» МУП баш инженеры Ренат Заһертдинов район юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында яңа уку елында укучыларны мәктәпләргә йөртәчәк автобуслар хакында мәгълүмат бирде.
«Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» МУП Актаныш районындагы пассажирлар һәм мәктәп укучылары йөртүче төп оешма. Бүгенгә оешмада 19 мәктәп автобусы бар. Әлеге техникалар 15 мәктәп маршруты буенча хәрәкәт итә. Техника паркы яңарту көтә. Автобусларның күбесе иске, ун елдан артык йөргән өч, тугыз елдан артык хезмәт итүче ике, сигез елдан артык йөргән бер автобус исәпләнә. 2024-2025 нче уку елы алдыннан яңа маршрут- «Актаныш-Яңа Әлем-Иске Әлем» маршруты ачылган. «Актаныш-Тыңламас» өстәмә маршруты өчен тагын бер автобус кирәк. Өч «Пежо-боксер» автобусының хезмәт сроклары бетү алдында, даими төзекләндерү таләп ителә.
Канун буенча барлык мәктәп автобуслары тахографлар, ГЛОНАСС системасы апппаратуралары, тавыш элемтәсе кнопкасы белән җиһазландырылган. Техника паркындагы һәр автобус вакытында техник карау үткән.
Иртәнге рейс алды тикшерүләре үткәрелгән автобуслар рейска чыкканда да кабат күзәтү аша уза. Автобус йөртүчеләрне рейс алдыннан һәм кайткач медицина хезмәткәре тикшерә.
Мәктәп автобуслары йөриячәк маршрут юлларын карап чыгып актлар төзедек. Паспортлар эшләдек, әлеге документларны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына раслау өчен җибәрдек, -дип соңгы эшчәнлекләре турында яктыртты Ренат Заһертдинов.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов балалар сәламәтлегенә, иминлегенә куркыныч тудыручы юллар турында сорады. Чыннан да районда мәктәп автобуслары йөртү таләпләре үтәлмәгән юллар барлыгы ачыкланган. «Актаныш автотранспорт хуҗалыгы» әлеге мәсьәләне чишүнең уңайлы ысулын тапкан- маршрутны үзгәрткән. Шулай итеп «Татар Суыксуы- Адай» маршруты 17 чакрымга озынайган.
Актаныш авыл башкарма комитеты җитәкчесе Камил Әхмәтгалиев районның юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышында җирлектә яшәүче халыкның куркынычсызлыгын, шул исәптән балигъ булмаган балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл билгеләре, разметкалар яңартылачагын сөйләде.
Актанышның беренче һәм икенче санлы мәктәпләре, Балалар иҗат үзәге, аскы Актаныш, 5 нче санлы балалар бакчасы, район үзәк хастаханәсе, технология техникумы, хакимият бинасы, янгын сүндерү бүлеге, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия янындагы балалар һәм җәяүлеләр күп йөри торган урыннарда юл разметкаларын яңарту кирәк.
«Ватан» футбол манежы һәм 4 нче санлы балалар бакчасы янында җәяүлеләр йөри торган урын икәнлеген күрсәтеп махсус юл билгесе урнаштырылды. Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт программасы кысаларында биредә тротуар җәелде, разметка кую сорала. Якын көннәрдә бу эш башкарылачак.
Химиклар һәм Г. Авзал урамнары белән С Хөснияров урамы киселешләрендә юлдан аркылы чыгу урыннарында да разметка яңарту сорый.
Җәяүлеләр иминлеген тәэмин итеп, быел яңа тротуарлар салу дәвам итә. М. Җәлил урамындагы «Шатлык» кибетеннән Совет урамындагы Җәмигъ мәчетенә кадәр , М. Җәлил урамы киселешеннән Тынычлык проспектындагы «Хәләл ит» кибетенә кадәр һәм Вахитов урамыннан «Бакчачы» кибетенә кадәр тротуарлар төзелә.
Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе башлыгы Рөстәм Ильясов район үзәге Актанышта юл билгеләренең торышына аеруча игътибар юнәлтергә чакырды.
Шулай ук мотоцикл, питбайкларда йөртү таныклыгы булмаган һәм йөртү яшенә җитмәгән яшүсмерләрнең юлларга күпләп чыга башлавы урынлы борчу тудыра.
Районның ЮХИДИ һәм мәгариф идарәләренә әлеге уңайдан рейдлар уздырырга, ата-аналар белән эшләргә кушылды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рафаэль Демидов видеоэлемтә белән киңәшмәдә катнашкан авыл җирлеге башлыкларына авылларда машина руле артына утырып «батырлык» күрсәтүче шоферлар турында кичекмәстән ЮХИДИ идарәсенә хәбәр итәргә кушты.
Кызганыч, алкогольле эчемлекләр кулланып юлга чыккан машина йөртүчеләрнең кеше гомере өзелүгә яки башка сәфәрчеләрнең инвалид калуына сәбәпче аварияләр турында бик еш ишетәбез. Әледән-әле мондый җинаятьчеләр хокук сагындагылар тарафыннан тоткарлана, таныклыкларын алдыра. Ә бит күрә торып битарафлык күрсәткән очраклар да шактый. Рафаэль Демидов авыл җирлеге башлыкларына «Әгәр шушы исерек йөртүче аркасында якыныгыз, туганыгыз юлда һәлак булса, нишләр идегез?» дигән бик урынлы сорау куйды. Актаныш районында ел дәвамында исерек йөртүче турында ЮХИДИ идарәсенә, аның телеграм-каналына нибары ике-өч хәбәр кергән.
Рөстәм Алмаз улы район юллары өчен җаваплыларның битарафлыгын, җавапсызлыгын тәнкыйтьләде. «Күрәләтә регионара юлларны бетердек», диде ул «Киро-Бикчәнтәй», «Татар Суыксуы- Күҗәкә-Түбән Уръяды- Түке» юлларын күздә тотып. Әлеге дә баягы авыр йөк машиналары- «Шахман»нар артыгы белән йөк төяп элеккеге «ЗИЛ», «КамАЗ» автомобильләре өчен көйләнгән гравий юллардан чаба. «Шахман»нарның йөк күтәрә алучанлыгын тикшерү, закон бозуларын ачыклап кире бору һәм тәртипле йөрү культурасын таләп итү бурычы куелса да, ирешелмәде.
- Авыллардагы күперләр, юлларга чикләүләр, юл билгеләре урнаштырмасак, без бу объектларны саклый алмыйбыз. ЮХИДИ хезмәткәрләре, авыл җирлеге башлыклары район юл иминлеге комиссиясе белән кулга-кул тотынып эшләргә тиешбез. Районыбыз җитәкчелеге район юлларын яңарту буенча төрле программалар аша финанслар җәлеп итә, миллонлаган суммадагы юл төзелешләре бара. Ә без булган юлларны саклый белмибез,- дип, Рөстәм Ильясов җитди кисәтү ясады.
Киләсе юл иминлеге комиссиясе бүген күтәрелгән кимчелекләрнең ничек хәл ителүен барлаудан башланачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев