7 август 2024 яңалыклары
-
Юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясендә: Юлларны сакларга, мәктәп автобусларын контрольдә тотарга, исерек йөртүчеләрдән котылырга
Бүген Актаныш районы хакимиятендә чираттагы Юл хәрәкәте иминлегенең район комиссиясе утырышы узды. Утырыш эшенә Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе, район Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Рөстәм Ильясов җитәкчелек итте.
-
Актаныш районының күренекле артистлары «Актаныш» агрофирмасы игенчеләренә ял концерты бүләк итте
Ел саен урак өстендә Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йорты агитбригадасы игенчеләребезгә ял концерты бүләк итә. Быел да агитбригада традицияләргә тугры калып үз эшен башлап җибәрде. Бүген күренекле артистларыбыз «Актаныш» агрофирмасы уңганнары алдында чыгыш ясады.
-
«Бөек Ватан сугышы турында 80 истәлек» акциясе герое Хәния Гыймазова: «СВОих не бросаем!» лозунгы булган икән, үзебезнекеләргә ярдәм итәргә бурычлыбыз
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы тәмамлануга, ягъни безнең олы горурлыгыбыз- Бөек Җиңүгә 2025 елда 80 ел тула. Әлеге зур юбилей елы алдыннан Татарстан Республикасы Ветераннар оешмасы «Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары турында 80 истәлек» акциясе уздырып видеоязма булдырды. Әлеге акциядә Актаныш районы Ветераннар советының мактаулы ветераны, районыбызның хөрмәтле мәгариф ветераны, озак еллар район ветераннар оешмасы җитәкчесе урынбасары булып эшләгән 93 яшьлек Хәния Гыймазова катнашты.
-
Чаллыдагы Орловка боҗрасында бөке: туктап калган машиналар ике чакрымга сузылган
Бүген, кечкенә генә юл һәлакәте аркасында Чаллыдагы Орловка боҗрасында бөке барлыкка килгән. Туктап калган машиналар ике чакрымга сузылган, дип хәбәр итә чыганак.
-
Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 1 полугодие 2024 года
Об исполнении бюджета Актанышского муниципального района за 1 полугодие 2024 года.
-
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерде
Актаныш районы махсус хәрби операциядәге егетләргә унөченче гуманитар ярдәм озатырга җыена. Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов гуманитар ярдәмгә зур өлеш кертүче хәйриячеләргә олы рәхмәтен җиткерде.