Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше китә, җыры кала

Иске Кормашта якташыбыз Фәйрүзә Мөслимованы искә алдылар (+фоторепортаж)

Бүген Иске Кормаш авылында якташыбыз, журналист, язучы, прозаик, С. Сөләйманова, А. Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимованы искә алу кичәсе узды. Фәйрүзә Әсгать кызы турындагы якты хатирәләрне барларга Иске Кормашка Казан, Чаллы шәһәрләреннән дә язучы, журналистлар кайткан иде. Шулай ук Актанышның каләм осталары кичәнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.

Искә алу кичәсе Фәйрүзә Мөслимованың "Перә" хикәясеннән өзек белән башланды.

Якташыбызның шигырьләре белән беррәттән проза әсәрләре дә яратып укыла.  Шуларның берсе булган "Перә"не Иске Кормаш мәдәният йорты сәнгатькәрләре һәм мәктәп укучылары сәхнәләштерде.   

Чараны оештыручыларның берсе һәм алып баручы Иске Кормаш китапханә мөдире Гөлсәрия Нәгыймова Фәйрүзә Мөслимованың иҗаты, биографиясе белән таныштырганнан соң сүзне кунакларга бирде. 

Фәйрүзә Мөслимованың иҗат юлында беренче укытучысы Тәгъзимә Мөхәммәтдинова булса, икенче остазы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, язучы Әмирҗан Моталлапов.

Әмирҗан абый Фәйрүзә Мөслимованың Актаныштан Казанга  киткәч тә якташлары белән һәрвакыт элемтәдә булуын, шәхсән үзенә, башка актанышлыларга төрле яклап ярдәм итүен искә төшерде. 

Габдулла Тукай премиясе лауреаты Илфак Ибраһимов Фәйрүзә Мөслимованың шигъриятенең үтә дә көчле булуын, әмма әлегәчә лаеклы бәяләнмәвен билгеләп үтте. 

- Фәйрүзә Мөслимова- татар шигъриятенең анасы– ул,-  диде Илфак Мирза улы.

Шулай ук Әмирҗан абыйның сүзен куәтләп Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгәндә һәрвакыт киңәшләре белән булышуын сөйләде.

Авыр хәлдә калган шагыйрә Роза Хәлиуллинаны да соңгы көннәренәчә Фәйрүзә апа тәрбияли. Гомумән, сәхнәгә күтәрелгән һәркем Фәйрүзә Мөслимованың шәфкатьле, миһербанлылыгын телгә алды. Бигрәк тә «Казан утлары» журналы хезмәткәре, язучы Гөлзада Бәйрәмова, «Ялкын» журналында бергә эшләгән дусты, шагыйрә, журналист Эльмира Закирова Фәйрүзә ханым турында бик җылы истәлекләре белән уртаклаштылар. Бер-берсенең шигырьләрен укып анализлау, яңадан-яңа иҗади уңышларга рухландыру белән бергә, көнкүрештә дә шагыйрәнең уңган- булганлыгына соклануларын белдерделәр. 

Әйе, олы йөрәкле, шигъри күңелле якташыбыз бик күп иҗат әһелләренең шәхес булып формалашуында зур роль уйный. «Ялкын» журналында эшләгәндә, «Иделем акчарлагы», «Рухият» фонды һәм башка конкурсларда жюри әгъзасы булганда  республиканың талантлы балаларын вакытында күреп алып, туры юл күрсәтә, алар хәзер хәзерге татар әдәбиятының әйдәп баручы шагыйрь- язучылары.

Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы төбәге идарәсе рәисе Факил Сафин, якташларыбыз- Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, язучы Айгөл Әхмәтгалиева, күпсанлы әдәби премияләр иясе, шагыйрә, прозаик Әлфия Ситдикова

Фәйрүзә апа  белән бергә иҗади командировкага йөрүләре, ул очраган кызыклы вакыйгаларны бәян иткәндә якташыбызның шәхесе тагы да матур бизәкләр белән ачылды. 

Әгәр исән булса, Фәйрүзә Мөслимовага 9 июльдә 70 яшь тулган булыр иде. Кызганыч, ул коронавирус авыруын җиңә алмый. Якты дөньядан китсә дә, туган авылы Иске Балтачта, Иске Кормашта аны онытмыйлар.

Бүген сәхнәдә шагыйрәнең җырлары, шигырьләрен мәктәп укучылары, мәдәният йорты хезмәткәрләре бер-бер артлы башкарып кына тордылар.

Фәйрүзә Әсгать кызы тамашачыларга үзе дә экраннан эндәшеп шигырьләр укыды, видеоязмаларга карап якыннары аны дога белән искә алды. Кичәдә мәрхүмәнең улы Илдар Сәгъдәтшин, туганнары да катнашты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев