Кеше китә, җыры кала рубрикасы буенча яңалыклар
-
Актаныш районындагы дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе Шаһтимер Хәбибуллин арабыздан китте
Татар Ямалысы авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шаһтимер Хәбибуллин вафат булды. Шаһтимер Хәбибулла улы Актаныш районында яшәүче бүгенгә кадәр исән-сау булган, илебезгә Бөек Җиңү алып килгән дүрт Бөек Ватан сугышы ветеранының берсе иде.
-
Минтимер Шәймиев Ринат Таҗетдиновка: «Безнең сезне яратмый хәлебез юк – сез яраттырасыз»
Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Ринат Таҗетдиновның 85 еллыгы Камал театрында спектакльдән соң котлаулар буларак кына түгел, тулы канлы аерым бер кичә буларак үтте. Зал түрендә затлы кунаклар – Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка бик күпләр бар иде. (2023 елгы репортаж)
-
Ринат Таҗетдиновны соңгы юлга Камал театрыннан озатачаклар
Бүген Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, СССРның Дәүләт бүләге лауреаты, М. Сәлимҗанов исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, «Алтын битлек» Россия милли театраль премиясенең беренче лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы вафат булды. Аңа 86 яшь иде.
-
Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат
Әле генә күңелсез хәбәр килеп иреште- мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат булган.
-
Салават Фәтхетдиновның әнисе вафат
Башкортстанда популяр җырчы, Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның әнисе Тәкълимә апа вафат булды.
-
Легендар җитәкчегә 100 яшь: Актанышның Туган як музеенда Ясәви Хөсәеновны искә алдылар
Бүген, 17 июльдә Актаныш районында 29 ел хуҗалык рәисе булып эшләгән, татар халкының күренекле язучы, шагыйрьләрен чакырып туган ягыбыз турында шигырь, җырлар, повесть-романнар язарга этәргеч ясаган Ясәви Хөсәеновның тууына 100 ел. Әлеге мөһим дата уңаеннан «Туган як» музеенда бик матур музыкаль- искә алу чарасы узды.
-
Иске Кормашта якташыбыз Фәйрүзә Мөслимованы искә алдылар (+фоторепортаж)
Бүген Иске Кормаш авылында якташыбыз, журналист, язучы, прозаик, С. Сөләйманова, А. Алиш премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимованы искә алу кичәсе узды. Фәйрүзә Әсгать кызы турындагы якты хатирәләрне барларга Иске Кормашка Казан, Чаллы шәһәрләреннән дә язучы, журналистлар кайткан иде. Шулай ук Актанышның каләм осталары кичәнең дәрәҗәле кунаклары булдылар.
-
«Хәрби батырлык өчен» медале иясе Рөстәм Вәлиев: Без бармасак, кем?
Районыбызга тетрәндергеч хәбәр килеп иреште. «Правовед» юридик оешмасы җитәкчесе, озак еллар район сайлау комиссиясен җитәкләгән Рөстәм Вәлиев госпитальдә авыр яралардан вафат булды. 2023 елның 3 августында Рөстәм Гафурҗан улының хатыны Асия ханым белән әңгәмә корган идек. Әлеге язманы, хөрмәтле укучылар, сезнең игътибарыгызга кабат тәкъдим итәбез. Райондашыбыз Рөстәмнең җаны җәннәт түрендә булсын, Аллаһы Тәгалә аның гаиләсенә, якыннарына күркәм сабырлык бирсен!
-
Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озату мәрасименнән безнең репортаж
Бүген 6 май көнне районыбызның киң җәмәгатьчелеге легендар шәхес, озак еллар районыбызда җитәкче вазыйфалар башкарган Баязит Мөхәммәтовны соңгы юлга озатты.
-
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Баязит Мөхәммәтовның вафаты уңаеннан кайгынамә юллады
Кичә, 5 май көнне районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Баязит Мөхәммәтов вафат булды. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев районыбыз башлыгы Ленар Зариповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады.
-
Бүген районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Баязит Мөхәммәтов белән саубуллашалар
Районыбызның Мактаулы гражданы, Актанышның легендар шәхесе Мөхәммәтов Баязит Шәймардан улы вафат.