Кеше китә, җыры кала: «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Сабиров вафат
Аллаһ тагын бер изге күңелле, яхшы холыклы, белемле, талантлы коллегабызны Үз хозурына алды — «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Радик Рәшит улы Сабиров вафат.
Радик Рәшит улы турында нинди генә җылы сүзләр әйтсәк тә, аз кебек тоела. Ул — үз эшенә чын күңелдән бирелгән, татар журналистикасы үсешенә зур өлеш керткән, тирән фикерле һәм киң карашлы шәхес иде.
Якташлары булмасак та, без — башкаладан ерак Актаныш журналистларын — һәрчак якын итте, игътибарлы булды. Күп сөйләшмәсә дә, аның әйткән ике-өч җөмләсе дә канатландыра, яңа язмалар иҗат итәргә этәргеч бирә иде. Ул сүз белән генә түгел, үзенең эшчәнлеге, тырышлыгы белән дә үрнәк булды.
Радик Рәшит улы «Шәһри Казан» газетасын хезмәттәшләре белән бергә яңа биеклекләргә күтәрде. Тынгысыз, җаваплы, таләпчән җитәкче буларак, редакцияне алга алып барды, күп көч куйды, армый-талмый эшләде.
Гаиләсендә үрнәк әти булды. Кызлары белән чиксез горурланды, аларны милли рухта, туган телебезне һәм халкыбыз кыйммәтләрен саклап тәрбияләде.
Рәхмәт Сиңа, хөрмәтле коллегабыз! Кешелекле, кечелекле, гади дә, шул ук вакытта олпат та була белгәнең өчен. Син безнең күңелләрдә якты кеше булып сакланырсың.
Урының оҗмахта булсын!
Гаиләгезгә, якыннарыгызга, әти-әниегезгә, балаларыгызга Аллаһ күркәм сабырлык бирсен.
«Актаныш-информ» коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев