Легендар җитәкчегә 100 яшь: Актанышның Туган як музеенда Ясәви Хөсәеновны искә алдылар
Бүген, 17 июльдә Актаныш районында 29 ел хуҗалык рәисе булып эшләгән, татар халкының күренекле язучы, шагыйрьләрен чакырып туган ягыбыз турында шигырь, җырлар, повесть-романнар язарга этәргеч ясаган Ясәви Хөсәеновның тууына 100 ел. Әлеге мөһим дата уңаеннан «Туган як» музеенда бик матур музыкаль- искә алу чарасы узды.
Ясәви Хөсәеновның тормыш һәм хезмәт юлы белән "Туган як" музее директоры Мирсил Әһлетдинов белән музей хезмәткәре Алиса Арсланова таныштырдылар.
Искә алу чарасының төп герое турында бик күп ядкарьләр тупланган күргәзмәлек эшләде- фотографияләр, мактау кәгазьләре, төрле документлардан шул данлы елларның тере кайтавазы.
Һәр районның олуг шәхесләре була. Исән чакта алар биниһая сәләтләре, эш – гамәлләре белән чордашларын куандырып, сокландырып яшиләр, ә инде дөньядан киткәч, сагындыралар, һәрвакыт искә төшеп торалар. Ясәви Хөсәенов әнә шул онытылмас, телдән төшмәс шәхесләрнең берсе.
1924 елның 17 июлендә Актанышбаш авылында туган Әхмәтясәви Хөсәен улы кайда гына эшләмәсен, хезмәт ияләренең сорауларына бик сизгер була. Үзенең хезмәт сөючәнлеге, гаделлеге белән кешеләрнең йөрәгенә үтеп керә, аларның хөрмәтенә лаек була. 1955 елда утызбишмеңчеләр сафында районыбызның «Изаиль» хуҗалыгына рәис булып килә. Кыска гына вакыт эчендә хуҗалык районда иң алдынгыларның берсенә әйләнә.
Бүгенге очрашуда 15 яшендә хуҗалык җитәкчесе Ясәви Хөсәенов чакыруы буенча терлекчелектә эшли башлаган Фәйрүзә Имамгалиева да авылдашлары белән килгән иде. Җитәкченең колхозчыларның күңеленә юл табып эш оештыруы турында Фәйрүзә апа кызыклы вакыйгалар турында сөйләп залга җыелган кунакларны уйландырды да, елмайтты, көлдертте дә.
Ясәви Хөсәенов район җитәкчеләренең дә ышанычын яулый. Шуңа да аны 1963 елда районның таркау һәм артта калган «Чишмә» хуҗалыгына рәис итеп күчерәләр. «Изаиль» хуҗалыгы хезмәтчәннәре моңа бик каршы килә. Ясәви Хөсәен улы үзе колхозчылар белән күзгә-күз карап аңлашкач кына риза булалар.
«Чишмә»гә килү белән яшь җитәкче җиңен сызганып эшкә тотына. 1964-1967 елларда типовой проект белән 12 сыер торагы, 5 урында ашлык саклау склады, дуңгыз торагы, 5000 башлык кошлар торагы, ике урында сигезьеллык мәктәп биналары, Михайловка авылында башлангыч мәктәп, ак он тегермәне, ветучасток, таш кибетләр һәм башка социаль объектлар төзетүгә ирешә. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуны күздә тотып умарталык, кымыз ясау цехы, балык күле ясала.
60 еллык эш стажы булган, Татарстанның атказанган терлекчесе, бик күп орден медальләр һәм II, III дәрәҗә Дан орденнары иясе Антонида Пугачева бу күтәрелеш елларын үз күзләре белән күргән, җитәкче белән кулга-кул тотынып эшләгән ветеран. Ул зур уңышларга ирешүендә Ясәви Хөсәен улының роле зур булуын әйтте, рәискә хәзергәчә рәхмәт укып яши ул.
Хуҗалыкны, аңа караган сигез авылны күтәрү белән беррәттән, Ясәви Хөсәенов халыкның рухи ягын үстерүгә дә игътибар юнәлтә.
Композитор Сара Садыйкова, шагыйрь Мостафа Ногман ел саен Аккүз, Чишмә якларында кунак булалар. Үзара дуслык нәтиҗәсендә үлмәс җырлар туа.
«Оныта алмасам, нишләрмен?» һәм Гомәр Бәширов язган «Җидегән чишмә» җырлары бүгенге искә алу кичәсендә дә яңгырады. Ә легендар хуҗалык рәисенең образы атаклы язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрендә мәңгеләштерелеп калды.
Бүгенге кичәдә Ясәви Хөсәеновның авылдашы, әтисенең дусты Мөдәрис Ханов, «Чишмә» хуҗалыгының элеккеге баш хисапчысы Назил Гарипов, озак еллар «Ташкын» хуҗалыгын җитәкләгән Рәүхәт Салихҗанов, ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев истәлекләре белән уртаклаштылар.
Кичәгә Ясәви Хөсәеновның туганнары, балалары һәм онык-оныкчыклары да килгән иде, алар бабалары белән горурланып утырдылар. Оныгы, улы Наилнең улы Ленар бабасын томанлы гына хәтерләсә дә, район халкының хатирәләре, якыннарының сөйләве буенча бабасын кешелекле, гади кешене үзенә тиң итеп сөйләшүен, эчкерсез итеп күзаллавын әйтте.
Искә алу кичәсендә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та катнашты. «Туган як» музее коллективына бай эчтәлекле очрашу оештырулары өчен рәхмәт белдерде, районыбыз үсеше өчен зур өлеш керткән якташларыбызны таныту, искә алу буенча чараларны дәвам итәргә кирәклеген әйтте.
Искә алу чарасында район ветераннар оешмасының «Мирас» хоры, танылган җырчылар Робсон Мусин, Алиса Арсланова чыгыш ясады.
Район үзәк китапханәсеннән Тәэминә Шадрина Ясәви Хөсәенов прототибы булган «Мәңгелек яз» әсәрендәге мөһим өлешләр белән таныштырды.
Ләйсән Газизова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев