Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Кеше китә, җыры кала

Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат

Әле генә күңелсез хәбәр килеп иреште- мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат булган.

ЧЫН ХАЛЫКЧАН МОҢНЫҢ ХИКМӘТЕ НИДӘ?

Фән Вәлиәхмәтовның кабатланмас якты таланты турында күләмлерәк китап язу нияте туып, инде йөздән артык кешенең язмалары һәм бихисап фоторәсемнәр дә туплангач, без бик нык дулкынланып, әзер язмаларны чорыбызның олуг, мәшһүр шәхесе –Илһам Шакировка күрсәтеп карарга җөрьәт иттек. Ни хикмәттер, Илһам ага китабыбызга кереш сүзне язарга бик теләп алынды. Һәм безнең алдыбызга «Моңлы шәхесләр – безнең горурлыгыбыз!..» дигән бик тә фәһемле, тирәнтен уйланып иҗат иткән күләмле кулъязмасын китереп тә салды. Без аны, ихлас рәхмәт хисләре белән, «Түр башы» дигән сәхифә астында, Фән Вәлиәхмәтовның «Яшәүләрем – җыр минем!..» дигән китабының (Казан, «Сүз» нәшрияты, 2006) иң тәүге битләрендә үзенең култамгасы (автографы) белән бирдек. Форсаттан файдаланып, биредә шул язмадан берничә өзек:«Моң» дигән төшенчәнең компонентлары байтак: ул башкаручының күзендә-йөзендә чагылсын, йөрәге сиземләсен, тавыш тембры килешле булсын… Аннары аның белән идарә итә белү, башкарган әсәрнең характерын, эчтәлеген ача белү дә бик кирәк… Кыскасы, моң ул – безнең миллилегебез, моңлы шәхесләр – милли горурлыгыбыз, биниһая кадерле рухи байлыгыбыз!..»

Фән Вәлиәхмәтов иҗаты турында уйлый башлагач, нәкъ менә шул моңнарыбыз, миллилегебез «кылт»! итеп искә төште. Фән ул авылда туып, аның ямьле табигате кочагында яшәп, дөньяның ачысын-төчесен татып үскәнгә күрә, шулай моңлыдыр, шулай тыйнактыр, шулай тырыш-эшчәндер, дип уйлыйм. Ләкин андый шартларда, андый мохиттә туып-үскәннәр дөнья тулы. Әмма аларның берсе дә – Фән түгел!.. Барыннан да элек мондый хасият каннан, нәселдән килә. Әлеге фикеремне раслау өчен Фәннең балаларын бер күреп сөйләшү дә җитә – алар искиткеч тәртипле, акыллы, уңган…

Моң турында җәелеп китеп язуым тикмәгә генә түгел. Фән Вәлиәхмәтовның башкару сәләте-осталыгы нәкъ шул таләпләргә җавап бирә дә инде, ягъни, бөек Тукаебыз әйткәнчә, «Чын безнеңчә матур, милли көй»! Аннан соң ул теләсә нинди җырга тотынмый. Һәм ул башкарган җырлар турыдан-туры халык күңеленә барып тоташа. Тоташа да, тиз арада дөньяга таралып, популярлашып китә.

Гармун, бигрәк тә тальян, безнең милли музыка коралыбызга әверелгән. Ансыз бер мәҗлес тә, туй-бәйрәмнәр дә үтми. Фән Вәлиәхмәтовның көмеш телле тальянда сыздырып, өздереп җырлавы – бигрәк тә инде нур өстенә – нур!! Шундый илаһи моңга ия булуы белән халыкка тагын да якыная төшә ул. Әнә шуңа күрә дә, бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында Фәннең урыны – түрдән.

***

Хәтеремдә Бөек Тукаебызны бүләк иткән Кушлавыч авылының бәрәкәтле-изге туфрагында булган тагын бер тарихи очрашу. 1996нчы елның 24нче маенда – бирегә даһи шагыйребезнең халыкара күләмдә билгеләп үтелә торган 110 еллык якты бәйрәменә төрле кыйтгалардан, мәмләкәтләрдән бихисап кунаклар кайтты. Арча районы хакимияте җитәкчеләре ерак араларны якынайтып килгән милләттәшләребезне бик җылы каршылады һәм аларны Тукаевлар нәселенең шушы авылда әле яңа гына торгызылган музей-утары ачылу тантанасына чакырдылар. Башкалар белән бергә, Фән Вәлиәхмәтов белән без дә нәни Апуш – Габдулла туган-яшәгән нигезгә, тирән дулкынлану хисләре белән, беренче мәртәбә аяк бастык.

Аннары Фәнгә яшел чирәмле шул ишегалдында кыңгыраулы көмеш телле тальянда уйнап-җырлау бәхете насыйп булды. Фәнне кат-кат уйнаттылар. Маңгаеннан бөрчек-бөрчек тир тамчылары акса да, сынатмады Фән – тамашачыларның сусаган күңелләренә халкыбызның милли моңнарын, шифалы яңгырдай, мулдан сипте. Танылган җырчы-тальянчының шушы илһамлы мизгелләрен ерак Австралиядән, Америкадан, Кытайдан, Төркиядән һәм башка төбәкләрдән килгән кунаклар: «Истәлеккә!» – дип, видеотасмаларга да төшереп алдылар… Ахырдан Фән янына ап-актан киенгән мәшһүр җырчы – шул елны, өлкән әдибебез Гомәр ага Бәширов белән бергә, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган Фәридә ханым Кудашева килеп, аның аркасыннан сөйде:

– Синең һәр чыгышыңны сөенеп тыңлыйм: талантың көннән-көн, елдан-ел ачыла бара, Фән энем! Үземнең шундый шәкертем-дәвамчым булуы белән мин бик тә горурланам. Исән булса, Бәхти абыең Гайсин да Синең уңышларга, чын халыкчан җырчыга әверелеп, иҗади үсеп баруыңа нык шатланыр иде!..

Берәр могҗиза-тылсым көче белән терелеп, монда кайта алса, Тукай үзе дә, Сиңа ихлас рәхмәт сүзләрен әйтеп, затлы түбәтәйле башыңнан, таза иңнәреңнән һәм Моң дәрьясының сихри-серле авазларын һәркемнең күңел ярларына чәчми-түкми илтеп җиткерүче хикмәтле тальяныңнан, гармун телләренә мәңгелеккә береккән аһәңдәш кул бармакларыңнан сыйпар иде!..

Хак сүзләр! Татар һәм башкортның, төрки халыкларның иң мәртәбәле Җырчы-ханбикәсенә – алиһәсенә чын йөрәктән чыккан изге теләкләребез, бәрәкәтле хәер-дога булып, җәннәт түрләрендә мәңгелек матур гомер кичерүче шул шәфкатьле җанга барып ирешсен иде. Амин, амин, амин!!!

МОҢСАР ВАРИСЛАРЫН БАРЛЫЙ

Якын дустыбыз вә рухташыбыз Фән – һич кенә дә тик тора торган затлардан түгел. Һәрвакыт, нинди дә булса, «мөгез чыгарырга» ярата ул. Шул уңайдан, башкорт халкының гаҗәеп талантлы улы – үзе шагыйрь, үзе нәфис сүз остасы, үзе галим дә булган һәм Башкортстан халык артисты дигән үтә мәртәбәле исем дә йөртүче Вәлит Илембәтовнең безгә җибәргән истәлекләрендә Фән Вәлиәхмәтовка кагылышлы менә нинди юллар бар: «…Башкортстан эстрадасының талантлы режиссеры Фатыйх Ихсанов 1985-1987нче елларда әле моңа кадәр беркайчан да, бер җирдә дә булмаган кимәлдә, Уфаны гөрләтеп, «Тальян гармун» бәйрәмнәрен уздырды. Бөтен төрки дөнья өчен олы вакыйга буларак кабул ителде бу чаралар. Шунысын да әйтик, урысларны «Играй, гармонь!» бәйрәмнәре бездәге бу грандиоз тамашаларның күчермәсе буларак барлыкка килде. Уфада үткән меңәрләгән башкаручылар катнашындагы театрлаштырылган әлеге бәйрәмнәрнең үзәгендә Фән Вәлиәхмәтов булды.

Язучы Таһир Таһировның (Т. Ахунҗановның) хикәяләре буенча сәхнәләштерелгән күренешләрдә Фән җырчы да, тальянчы да, актер да буларак зур уңыш казанды…

Шул еллардан алып, Фән һәр концертта тальянда уйнап җырлый башлады. Татар һәм башкорт халыкларының популяр җырлары белән беррәттән, онытылып беткән иске җырларын да табып, аларга җан өреп, киләчәккә илтүче дә ул – Фән Вәлиәхмәтов!»

Инде менә тагын күптән көтелгән зур яңалык: Башкортстанда һәм Татарстанда яшәүче якын дуслары ярдәмендә Фән Вәлиәхмәтов үзенең күңел түрендә йөрткән иң якты хыялын тормышка ашырды. Татар вокаль һәм музыкаль башкару культурасын саклау-үстерү ниятеннән, татар музыкаль сәнгатенең традицион инструментларын, фольклор җәүһәрләрен пропагандалау, үзләрендә һәм җырчы, һәм башкаручы сәләтләрен гәүдәләндергән яңа талантларны ачу максаты белән, Башкортстан Республикасының Туймазы шәһәрендә, «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге (директоры – Башкортстан дәүләт университеты доценты, филология фәннәре кандидаты, Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты, Башкортстанның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты Марат Шәрипов) инициативасы белән, 2014нче елның 14нче мартында «Родина» мәдәният сараенда халык артисты Фән Вәлиәхмәтов иҗатына багышланган «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм!» дип исемләнгән I Төбәкара җырчы-башкаручылар конкурсы уздырылды. Әлеге иҗади бәйгедә Башкортстан белән Татарстаннан гына түгел, Русиянең төрле төбәкләреннән килгән яшь һәм өлкән башкаручылар көч сынашты. Араларында – иң яше 6 яшьлек кыз бала – Рушана Янгырова булса, иң өлкәне – 82 яшьлек Наил ага Габидуллин иде.

Ике турдан торган иҗади ярышта фәкать һәвәскәр артистлар гына катнашты. Осталыкта көч сынашучыларның һәркайсы һәр ике турда да татар халык җырын һәм татар композиторы әсәрен тальянда, яисә ике рәтле гармунда уйнап башкарырга, ягъни җырчы үз-үзенә аккомпаниатор булырга тиеш иде. Конкурс-бәйгедә классик, музыкаль инструментлар, фонограммалар кулланырга рөхсәт ителмәде.

…Соңгы вакытта илебезнең эчке һәм тышкы тормышында, әдәбият-сәнгать, мәдәният дөньясында да җитди үзгәрешләр бара, – диде әлеге үзәнчелекле конкурсны оештыру шурасы рәисе – «Рамазан» төрки милли-агарту үзәге идарәсе әгъзасы, Туймазы каласының шәрәфле гражданины, бертуган Рәмиевләр исемендәге халыкара премия лауреаты Фәнир Галимов үз чыгышында. – Әмма нинди генә шартларда да без үзебезнең борынгы рухыбызны, милли моңнарыбызны, туган телебезне, гаять бай, ата-бабаларыбыздан калган бәһа биреп бетергесез зур мирасыбызны онытырга тиеш түгелбез!

Әлеге иҗади конкурс шундый изге, якты максатлардан чыгып оештырылды да инде.

Шунысын да искәртик: әлеге конкурс эчтәлеге һәм үткәрү формасы белән дә башка төр конкурслардан нык аерылып тора. Моңа кадәр Русиядә җырчы-тальянчылар арасында мондый иҗади бәйге оештырылганы юк иде әле.

Абруйлы жюри исемлегендә – Башкортстанның һәм Татарстанның күренекле артистлары, сәнгать осталары, белгечләре. Шулар арасында Айдар Галимов, Марат Шәрипов, Рамил Курамшин, Илгиз Закиров, Флүрә Хөрмәтова, Мөфтәдин Гыйләҗев, Фәнир Галимов, Мәгариф Әхмәдиев, Ридаль Фәтхиев, Салават Әхсәновларның да булуы үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Жюриның рәисе исә – Фән Вәлиәхмәтов үзе!

– Мондый үтә кирәкле мәдәни чара халкыбызда тальян-гармунда уйнап җырлау традицияләрен тагын да активлаштырып җибәрер, – ди Фән Гавис улы. – Киләчәктә без Фәнир дустыбыз Галимов белән гастрольләрдә булган, дөресрәге, Сабантуй бәйрәмнәрен үткәрүдә бергә катнашкан Австралиядә, Кытайда, Казахстанда һәм башка кыйтгаларда яшәүче талантлы милләттәшләребезне дә шушындый бик мөһим эшкә тартырга уйлап торабыз. Марат дустыбыз Шәрипов һәм башка рухташларыбыз да безгә ярдәм итәргә һәрчак ашкынып тора – рәхмәтләребезнең иң зурысы аларга, безне чын йөрәктән аңлаучыларга, санлаучыларга, данлаучыларга инде!

…Туймазыда гөрләп үткән 1 Төбәкара «Үзем уйныйм, үзем җырлыйм!» исемендәге иҗади бәйгедә җиңүчеләр Фән Вәлиәхмәтов үзе аның һәм җитәкчелегендәге жюри әгъзалары, бер төркем күренекле артистлар тиздән – 21нче апрельдә, 18 сәгатьтә Казандагы Халыклар дуслыгы йорты бинасында (Павлюхин урамы, 57нче йорт) чыгыш ясаячак. Керү – чакыру билетлары белән.

Сезне шул тамашада көтеп калабыз!

Шаһинур МОСТАФИН. 

Эзтабарларның «Хәтер Яктысы» берләшмәсе җитәкчесе,

«Сүз» нәшриятының баш мөхәррире, 

Татарстан, Русия һәм Халыкара күләмендәге премияләр лауреаты. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев