12 октябрь 2024 яңалыклары
-
Мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат
Әле генә күңелсез хәбәр килеп иреште- мәшһүр тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Гавис улы Вәлиәхмәтов вафат булган.
-
Актанышның икенче мәктәбендәге хәйрия ярминкәсендә 82 мең сумга якын акча җыелды
Бүген Актанышның 2нче мәктәбе укучылары һәм коллективы махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга ярдәм йөзеннән хәйрия ярминкәсе үткәрделәр. Чарага килүчеләрнең актив катнашуы нәтиҗәсендә яхшы гына күләмдә — 81 711 сум 60 тиен акча җыелды!
-
Такталачык мәктәбендә Чечняда хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан Нияз Фәтхуллин исемен мәңгеләштерделәр
Әфган сугышында һәм Чечняда хәрби хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан солдатларыбыз үзләренең берләшмәләрен төзеп бик кирәкле эш башкаралар. Ватаныбызга куркыныч янаган вакытларда кулларына корал алып дошманга каршы көрәшкән егетләрнең исемнәрен мәңгеләштереп яшь буынга патриотик тәрбия бирәләр, батырларның исемнәрен киң җәмәгатьчелеккә таныталар. Бүген әнә шундый изге эш Такталачык авылында башкарылды. Чечня сугышы ветераны Нияз Фәтхуллин истәлегенә мәктәп диварына хәтер тактасы куелды.
-
Актанышның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре Чаллы ярминкәсендә сату итә
14 сентябрьдән Яр Чаллыда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре старт алды. Актаныш районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре елдагыча әлеге ярминкәләрдә актив катнаша, шәһәр халкына сыйфатлы ит, сөт, яшелчә продукциясе тәкъдим итә. Бүген дә райондашларыбыз иртәннән үк сату нокталарын экологик чиста азык-төлек белән тәэмин итеп куйды.
-
Илкүләм проект ярдәмендә Татарстанда 1,7 мең кеше яңа белгечлекләргә укып чыккан
2024 елда Татарстанда 1 794 кеше «Россия эше» («Работа России») кадрлар үзәкләрендә яңа белгечлекләргә укып чыкты. Мондый мөмкинлек «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә барлыкка килде, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.