Мари Суыксуы авылында Уйярня мари халык бәйрәме
Бүген Мари Суыксуы авылында күңелле һәм якты бәйрәм — Уйярня узды. Уйярня-мари халкының кышны озату һәм язны каршылау белән бәйле иң борынгы һәм әһәмиятле бәйрәмнәренең берсе. Традиция буенча ул кыш ахырында яки яз башында билгеләп үтелә һәм табигатьнең яңаруын, тормышның уянуын һәм киләчәк уңышка өметне символлаштыра.
Авыл халкы, кечесеннән олысына кадәр, авыл мәктәбе ишегалдына җыелып, борынгы һәм яраткан бәйрәмне бергәләп бәйрәм иттеләр.
Уйярня- традиция генә түгел, ул мәдәниятне саклап калу, аны яшь буынга тапшыру һәм бар авыл халкын берләштерү мөмкинлеге.
Бәйрәм үз эченә буыннан-буынга тапшырыла торган бик күп йолаларны, җырларны, биюләрне һәм уеннарны ала. Уйярняның мөһим өлеше булып киләсе елда иминлек һәм чәчәк атуны тәэмин итү өчен Табигать һәм ата-баба рухларына мөрәҗәгать итүгә юнәлдерелгән ритуаллар тора.
Бәйрәмдә халык җырлары яңгырады, уеннар уйналды һәм йолалар үтәлде, шулай ук бәйрәмчеләр мари ризыклары белән сыйландылар.
Өлкән буынның борынгыдан күчә барган милли гореф-гадәтләрен балалар белән уртаклашуын, ә яшьләрнең бәйрәмнең һәр мизгелендә кызыксынып катнашуын күрү аеруча дулкынландыргыч хисләр тудырды.
Бу көнне шундый җылы һәм истә калырлык итеп оештырган һәркемгә рәхмәт. Ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре онытылмасын һәм безне алга таба да рухландырып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев