Актаныш районында Корбан бәйрәменә әзерлек башланды
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов авыл җирлекге башлыклары, районда сарык асраучы фермерлар һәм шәхси хуҗалыкларда күпләп терлек тотучылар белән очрашу үткәрде. Чараның төп максаты — якынлашып килүче Корбан бәйрәме алдыннан әзерлек мәсьәләләрен барлау һәм эшне оешкан төстә алып бару. Быелгы бәйрәм 27 майга туры килә. Корбан бәйрәме — ул гади генә дини чара түгел, ә район халкын берләштерүче, игелек һәм ярдәмләшү традицияләрен ныгытучы вакыйга. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нәфис Сәлимгәрәев узган еллардагы тәҗрибәдән чыгып, быелгы Корбан бәйрәмен тагы да оешканрак төстә үткәрү кирәклеге турында сөйләде.
Нәфис Сәлимгәрәев җирлек башлыкларына, оешма җитәкчеләренә, фермерларга һәм эшмәкәрләргә 2025 елда Корбан бәйрәме районда оешкан төстә, югары дәрәҗәдә үтүен әйтте.
Бүгенге көндә районның крестьян-фермер хуҗалыкларында 3737 баш сарык исәпләнә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда исә 10059 баш вак терлек бар.
Узган ел бәйрәм матур узды. Ирекле мал чалу буенча безнең егетләр зур ярдәм күрсәтте. Әмма соңгы елларда күзәтелгән кайбер кимчелекләрне дә истә тотарга кирәк, — дип билгеләп үтте ул.
Аерым игътибар сарык чалу мәйданчыкларын әзерләүгә юнәлтелде. Бу юнәлештә «СуГаз» оешмасы җитәкчесе Абугали Шакиров һәм аның кул астындагылар башкарган эшләр югары бәяләнде. Территориядә чисталык, тәртип, эш ачык һәм җайлы оештырылган. Быел да бу вазгыять сакланыр дигән ышанычта без.
Мал сәламәтлеге — кеше иминлеге ул!
Очрашуда Корбан бәйрәмен үткәрүгә кагылышлы берничә мөһим юнәлеш ассызыкланды:
Чисталык һәм тәртип
Көн дәвамында мәйданчыкка корбан чалдырырга килүче халык күп булачак. Шуңа күрә калдыкларны вакытында җыештыру, территорияне пөхтә тоту — төп таләпләрнең берсе.
Ветеринария контроле
Ветеринария хезмәте белгечләре терлекләрнең сәламәтлеген тикшерүдә һәм сугым кагыйдәләрен аңлатуда зур роль уйный. Барлык терлекләр дә ветеринар таләпләргә туры килергә тиеш.
Прививкалар
Барлык терлекләр дә мәҗбүри рәвештә прививкаланган булырга тиеш. Бу — кешеләр сәламәтлеген саклауның мөһим шарты.
Сатучыларга таләпләр
Читтән сарык алып кайтып сатучылар да Актаныш районы исеменнән эш итә. Шуңа күрә тәкъдим ителгән терлекләрнең сыйфаты, әзерлеге һәм документлары тәртиптә булуы аеруча әһәмиятле.
Оештыру мәсьәләләре
Гает намазыннан соң халык корбанлык терлекне сайлап алачак. Шуңа бәйле рәвештә, сугым эшләрен тиз һәм сыйфатлы башкару өчен җитәрлек кадрлар кирәк.
— Ким дигәндә 10 терлек суючы булырга тиеш. Узган ел 68 баш мал чалынды, бу эшне 7–8 кеше башкарды. Бу — зур йөкләнеш, — дип ассызыклады Нәфис Сәлимгәрәев.
Игелек традицияләре саклансын
Нәфис Сәлимгәрәев чыгышында районда формалашкан матур гадәт турында да искәртте:
— Үзебезнең игелек үзәге кызлары, егетләре беренче көнне чалынган корбан итеннән, шулай ук сыер итеннән өч урында ризык пешерәләр. Аннары барыбыз да корбан итеннән авыз итәбез — бу безнең матур традиция. Быел да, Аллаһ бирсә, аны дәвам итәргә тиешбез, — диде ул.
Җитәкче ассызыклаганча, корбан чалу урыннары алдан ук ветеринар хезмәтләр белән килештерелергә тиеш:
— Хөрмәтле җирлек башлыклары, әгәр үзегездә корбан чалу оештырырга уйлыйсыз икән, урынны ветстанция белән килештерү мәҗбүри. Дезинфекция эшләре башкарылырга тиеш, — дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук, сугымнан соң мәйданчыкларны тулысынча чистарту, санитар таләпләрне үтәү һәм ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан дезинфекция үткәрү зарурлыгы искәртелде. Җәйге җылы чор булу сәбәпле, бу таләпләр аеруча катгый үтәлергә тиеш.
Дини һәм оештыру эшләре
Корбан чалу вакытында мәчеттән килгән шәкертләр тарафыннан дога укылачак. Бу уңайдан җитәкче дин әһелләренә дә мөрәҗәгать итте:
— Егетләр бераз өлкәнрәк, тәҗрибәлерәк булса, яхшырак булыр иде, — дип, Руслан хәзрәт исеменә тәкъдим җиткерде.
Чара барышында халык өчен аш-су оештыру, чатырлар (палаткалар) кую мәсьәләсе дә күтәрелде. Әмма бу эшләр ирекле нигездә башкарыла, администрация тарафыннан финансланмый, дип ассызыкланды.
Таләпләр катгыйлана
Быел бәйрәмне үткәрүгә таләпләрнең катгыйлануы да билгеләп үтелде. Соңгы көннәрдә узган киңәшмәләрдә санитар-эпидемиологик иминлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә булган.
Тиешле тәртип булмаган очракта чирләр таралуы мөмкин, ә бу инде закон нигезендә зур штрафларга китерә. Корбан чалучылардан игътибарлы булу сорала. Ветстанция контрольне көчәйтергә тиеш
Шулай ук базарларда сатучыларны, читтән китерелгән малларны контрольдә тоту мөһимлеге ассызыкланды. Җирлек башлыклары бу эштә төп җаваплы затлар буларак билгеләнде.
Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов бәйрәмнең социаль әһәмиятенә тукталды:
— Чәй табыны оештырылырга тиеш, анда балалар да килә. Бу — тәрбия чарасы. Без Корбан бәйрәмен, аның традицияләрен үрнәк итеп күрсәтергә тиешбез, — диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев