Актаныш районы башлыгы катнашында узган Корбан бәйрәмен уздыру киңәшмәсендә район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Фиргать Абдрахманов фермерларга һәм шәхси хуҗалык ияләренә мөһим кисәтүләр белән мөрәҗәгать итте. Бу хакта интервью барышында безгә дә җентекләп сөйләде.
— Фиргать әфәнде, Корбан бәйрәме алдыннан нинди мәсьәләләргә аеруча игътибар бирергә кирәк?
— Корбан бәйрәме — ул үз кагыйдәләре һәм таләпләре булган җитди чара. Шуңа күрә иң беренче чиратта малларның сәламәтлегенә игътибар итәргә кирәк. Төрле авырулар ел дәвамында күзәтелә. Без аларны чит төбәкләрдә генә түгел, үз республикабызда да күрәбез. Шуңа күрә “бездә булмас” дип уйлау дөрес түгел.
Актаныш районында Корбан бәйрәменә әзерлек башланды
— Кайсы авырулар аеруча куркыныч тудыра?
— Иң куркыныч авыруларның берсе — бруцеллёз. Ул малларга да, кешеләргә дә йога. Бруцеллёзның инкубация чоры 10 көннән 20 көнгә кадәр дәвам итә. Мал башта сәламәт кебек күренергә мөмкин, әмма соңрак авыру билгеләре ачыклана. Әгәр дә суючы кешенең кулында яра булса, инфекция шул яра аша керергә мөмкин. Бу чир буыннарны зарарлый, хатын-кызларның авыры төшүгә кадәр җиткерергә мөмкин.
— Мондый очракларда ничек сакланырга?
— Шуңа күрә мал суйганда аеруча сак булу, шәхси куркынычсызлык чараларын үтәү мәҗбүри. Сугым мәйданчыкларында ветеринар табиблар һәм ветсанэкспертлар даими рәвештә контроль алып барачак. Алар малның сәламәтлеген тикшерәчәк, авыру билгеләре булган очракта тиешле карар кабул итәчәк.
— Корбанлык малларга нинди таләпләр куела?
— Төп таләпләр гади, ләкин аларны төгәл үтәргә кирәк:
- Суюга бары тик сәламәт, йогышлы авыру билгеләре булмаган маллар гына рөхсәт ителә;
- Маллар алдан паразитларга каршы эшкәртелгән булырга тиеш;
- Корбанлык малның яше бер елдан ким булмаска тиеш;
- Тышкы кимчелекләре булган (мөгезе сынган, колагы ертылган һ.б.) маллар кабул ителми;
- Һәр мал “Хорриот” системасында теркәлгән, ветеринар таныклыгы булган булырга тиеш.
Моннан тыш, һәр хайванның колак биркасы яки уникаль идентификацион номеры булуы мәҗбүри. Сату урыннарында бу мәгълүматлар катгый тикшереләчәк.
Бүгенге көндә Татарстанда сарыклар җитәрлек. Шуңа күрә башка төбәкләрдән мал кертү тыела. Бу таләп барлык пар тояклы хайваннарга кагыла. Кертелгән очракта алар 21 көнлек карантин узарга тиеш. Әмма вакыт кысан булганда бу мөмкин түгел, шуңа күрә мондый малларны сату рөхсәт ителмәячәк, — диде Фиргать Абдрахманов.
Аның сүзләренчә, республикага кертелгән барлык маллар өчен 21 көнлек мәҗбүри карантин каралган. Әмма бүгенге көндә Татарстанда сарыклар җитәрлек күләмдә булу сәбәпле, чит төбәкләрдән мал кертү тулысынча тыела.
— Башкортстаннан да, Казахстаннан да, Грузиядән дә мал кертү рөхсәт ителми. Шуңа күрә “алып кайтып сатармын” дип йөрергә кирәкми. Әгәр дә бәйрәмгә бер ай кала мал кертсәгез, карантин үткәреп өлгерә алмаячаксыз, һәм бу маллар сатылмаячак. Аларны йә кире кайтарырга туры киләчәк, йә карантинга куелып, бары тик бер айдан соң гына сатарга мөмкин булачак.
Әлеге таләп барлык пар тояклы хайваннарга кагыла. Соңгы киңәшмәләрдә дә Татарстан территориясенә андый малларны кертмәү турында катгый күрсәтмә бирелгән. Искәрмә буларак, бары тик нәселле маллар гына ТР Баш ветеринария идарәсе һәм Россельхознадзор белән килештереп кертелә ала.
Фиргать Абдрахманов карантин чараларының җитдилегенә дә тукталды:
— Бу гади кисәтү генә түгел. Әгәр дә районга карантин кертелсә, бу бөтен хуҗалыкка зур зыян салачак. Мәсәлән, безнең районда көн саен 220 тонна сөт җитештерелә. Карантин булганда без аны сата алмаячакбыз. Бу бер сатучыга, хуҗалыкка гына түгел, бөтен район икътисадына тәэсир итә.
Белгеч ассызыклаганча, әлеге кагыйдәләр ветеринарлар тарафыннан уйлап чыгарылмаган, ә дәүләт дәрәҗәсендә кабул ителгән законнарга нигезләнә. Йогышлы авырулар таралу очрагында малларны мәҗбүри алу чаралары да каралган.
Маллар клиник карау үтә, лаборатор тикшеренүләр ясала (ящур, бруцеллёз, чәчәк авыруларына), шулай ук гельминтларга тикшерелә. Кирәк булган очракта дегельминтизация үткәрелә.
— Бүген барлык сарыкларны дегельминтизацияләү мөһим. Дарулар бар, ветеринарлар бу эшне оештырп. Шулай ук “Хорриот” системасы аша һәр малның документлары тикшереләчәк, — дип билгеләде Фиргать Абдрахманов.
Ул бруцеллёз авыруының аеруча куркыныч булуын искәртте:
— Бу чир иттә дә, сөттә дә озак саклана: туңдырылган иттә 40–45 көн, суыткычта 30 көнгә кадәр. Шуңа күрә итне ветеринария тикшерүеннән үткәрү мәҗбүри. Үзегезнең һәм башкаларның сәламәтлеген куркыныч астына куймагыз.
Сатып алучыларга да киңәшләр бирде баш ветеринария табибы. Районда 10 меңнән артык сарык исәпләнү сәбәпле, читтән мал эзләп йөрмәскә, үзебезнең районда үстерелгән малларны сайларга тәкъдим итте. Документсыз мал сату очракларында җаваплылык каралган.
Сөйләшү барышында авыллар буйлап кош-корт сату мәсьәләсенә дә кагылдык. Фиргать Абдрахманов кош сатучылардан да ветеринар белешмәләр таләргә кушты. Соңгы вакытта кош гриппы таралу куркынычы арту сәбәпле, бу юнәлештә контроль көчәйтелә.
Алга таба законсыз китерелгән маллар өчен махсус карантин мәйданчыгы булдыру планлаштырыла. Анда тоту һәм карау чыгымнарын мал хуҗалары үзләре каплаячак.
Нет комментариев