Актаныш

Актаныш районы

16+
Кыйбла

Ураза вакытында ничек дөрес тукланырга?

Ураза тотканда сәхәр ризыгын дөрес сайлау — көн дәвамында яхшы хәлаттә булуның төп нигезе. Белгечләр иртәнге ашны озак эшкәртелә торган катлаулы углеводларга бай ризыклардан башларга киңәш итә. Алар организмны энергия белән тулыландыра.

Рәсемдә: Актанышның «Бүләк» мәчетендә ифтар мәҗлесенә әзерләнгән табын

Беренче чиратта, болар — төрле боткалар. Шуны истә тотыгыз, манный боткасы тиз пешсә дә, туклыклылыгы түбәнрәк һәм озакка җитәрлек туклык хисе бирми.

Иртәнге рационга аксымга бай ризыклар кертү дә файдалы. Парда яки суда пешкән йомырка, майсыз сыер, тавык ите туклык хисен озаграк сакларга ярдәм итә. Йомырка ашаганнан соң күбрәк су эчәргә киңәш ителә, чөнки ул сусауны көчәйтергә мөмкин. Чикләвекләр дә кыйммәтле энергия һәм микроэлементлар чыганагы булып тора, баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Күпләр билгеләп үткәнчә, таң алдыннан аз гына булса да ит ашау уразаны җиңелрәк үткәрергә ярдәм итә. Әмма казылык, ысланган ризыклар, сосиска һәм тозлы сырлардан баш тарту хәерле — алардагы тоз күплеге сусата гына.

Рационда яшелчә һәм җиләк-җимешләрне, бигрәк тә сусылларын күбрәк куллану мөһим. Кыяр организмдагы сыеклык балансын сакларга булыша. Хөрмә җимеше аеруча әһәмиятле: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) сөннәте буенча ифтарны нәкъ менә хөрмәдән башлау киңәш ителә. Хөрмә микроэлементларга бай һәм организмга көчне тиз кайтара.

Кофе куллануны чикләргә кирәк — ул сусата. Әгәр аннан тулысынча баш тартып булмый икән, өстәмә рәвештә су эчәргә кирәк. Чәйнең бер өлешен гади су белән алыштыру файдалы булыр. Газлы һәм баллы эчемлекләрне исә бөтенләй кулланмау хәерле.

Тәүлек дәвамында эчеләсе сыеклык күләме кимендә 1,5–2 литр чиста су булырга тиеш. Су запасын кичке һәм төнге вакытта тигезләп тулыландыру мөһим.

Сәхәр

Сәхәр өчен иң кулай вариант — аксымга бай ризыклар, мәсәлән, пешкән йомырка. Шулай ук пешкән яки томалап әзерләнгән яшелчәләр дә файдалы: чөгендер, кәбестә, бәрәңге, кабак, кишер. Әче сөт ризыклары ашкайнатуны яхшырта.

Сәхәр вакытында йөзем, әфлисун, алма кебек җиләк-җимешләрне күп кулланырга киңәш ителми — алар сусауны көчәйтергә мөмкин. Сәхәрне сусауны баса торган яшел чәй белән тәмамлау отышлы.

Ифтар

Озак вакыт ач торганнан соң, күп итеп ашарга ашыкмагыз. Гадәттә, ифтарны 2–3 хөрмә һәм бер стакан су белән башлыйлар. 10–15 минуттан соң гына төп ризыкка күчү хәерле — бу артык ашаудан саклый.

Ифтарда җиңел ризыкларга өстенлек бирергә кирәк: шулпалар, боткалар, яшелчә ашлары, пешкән һәм тазә (свежий) яшелчәләр, кипкән җимешләр, әче сөт продуктлары. Майлы, кыздырылган һәм артык тозлы ризыклар ашказанына артык йөкләнеш бирә һәм сусауны арттыра.

Шуны онытмыйк: диндә мәҗбүриләү юк. Әгәр ураза сәламәтлеккә зыян китерә, баш әйләнү, күңел болгану яки авыртулар күзәтелә икән — үзең турында кайгырту зарур. Сәламәтлекне саклау — һәркемнең мөһим бурычы.

Сәламәт һәм уйлап төзелгән туклану — уразаны җиңел тотуның төп сере. Изге Рамазан ае һәр йортка шатлык, рух ныклыгы һәм бәрәкәт алып килсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев