Актаныш яшь биючеләре Уфаны яулады
Бүген, 17 май көнне Уфада «Талантлар иле» хореография конкурсы узды. Бәйгедә Актаныш балалар иҗат үзәгенең «Дилә» бию студиясе биючеләре катнашты.
Малайлар һәм кызларыбыз чыгыш ясап, 1 нче һәм 2 нче урыннарны яулады.
Бүләк сыйфатында коллектив 30 000 сумлык сертификатка ия булды. Талантларыбыз белән горурланабыз һәм ансамбльнен җитәкчеләре Диләрә Раиф кызы ГОСМАНОВАга һәм Булат Юнер улы Госмановка хезмәтләре һәм иҗади уңышлары өчен рәхмәт белдерәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев