Актаныш районының яшь артистлары «Сәйяр» республика конкурсында җиңүчеләр рәтендә
Бүген республика башкаласында «Сәйяр»республика театр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Чакырылган коллективлар арасында Актанышның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең һәм Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбенең театр студияләре дә бар иде.
Яшь артистлар искиткеч нәтиҗәләр күрсәттеләр: Татар-Ямалысы төп гомуми белем бирү мәктәбе төрле номинацияләрдә өч призлы урын яулады. 2 санлы мәктәп укучылары конкурсның лауреатлары исеменә лаек булдылар. Иҗат коллективларын әлеге зур казанышлары белән котлыйбыз! Илһам, яңа иҗади җиңүләр һәм театр өлкәсендә алга таба уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев