Актанышның яшь талантлары «Илһам чишмәсе»ннән җиңү белән кайтты
Сарман районында Бөтендөнья татар конгрессы һәм Ак калфак төбәк хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы ярдәмендә «Илһам чишмәсе» VI төбәк вокал конкурсының икенче туры узды һәм җиңүчеләргә йомгак ясалды.
Бәйгедә Актаныш районы сәнгать мәктәбе укучылары лаеклы чыгыш ясап, югары нәтиҗәләргә иреште. Икенче финал этабына үтеп, конкурс лауреатлары исеменә лаек булдылар:
-
Гыйлаҗева Зәлия — I дәрәҗә лауреат
-
Фәхертдинов Тимур — II дәрәҗә лауреат
-
Зиннурова Әминә — II дәрәҗә лауреат
-
Галиева Азалия — III дәрәҗә лауреат
Яшь талантларның уңышлары — аларның остазлары Сиринә Муллаян кызы Исламова һәм Лилия Ревалевна Мостафинаның нәтиҗәле хезмәт җимеше.
Шул ук көнне Сарманда яшь рәссамнар арасында «Илһам нуры» ачык төбәк конкурсының финал нәтиҗәләре дә игълан ителде. Актаныш сәнгать мәктәбе укучылары бу юлы да сынатмады:
-
Әхмәтова Сөмбел — I дәрәҗә лауреат
-
Шәймәрданов Әмирхан — I дәрәҗә лауреат
Яшь рәссамнарның иҗади үсешенә остазлары Айрат Изилевич Сәрвәров зур өлеш кертә.
Сәләтле балаларыбызны һәм аларның фидакарь укытучыларын чын күңелдән котлыйбыз! Әлеге конкурслар — үз мөмкинлекләреңне күрсәтү мәйданы гына түгел, ә республикабызның танылган шәхесләре белән аралашу, иҗади тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев