Кәзкәй мәдәният йорты шаккаттыра: Батырлар аллеясы, яран гөлле проект, мәдәни музей һ. б.
Бүген район мәдәният конференциясе кысаларында Кәзкәй авыл җирлегендә зур мәдәни чара узды. Пленар өлешкә кадәр авыл җирлекләрендәге мәдәният учакларында эшләүчеләр кәзкәйлеләрнең авыл халкы белән берлектә алып барылган матур эшчәнлеге белән танышты.
Авыл җирлегенә караган Кәзкәй авылында 248, Тыңламаста 226 кеше яши. Мәдәният йортына алып бара торган юлда авылдашларны Әфганстан, Чечня cугышы ветераннары, хәзерге вакытта бара торган махсус хәрби операциядә катнашучылар каршы ала.
Батырларның рәсемнәре, алар турындагы белешмә – язуларны тукталып карамыйча, укымыйча яннарыннан китеп булмый. Мәдәният хезмәткәрләре дә Ватанны саклаучылар һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган әлеге стендларны зур кызыксыну белән күздән кичерде.
Авылдагы кадет-интернат укучыларының уен кораллары ансамбле чыгышы патриотик хис-тойгыларны аеруча кузгатып җибәрде.
Истәлекле аллеяны төзеткән авыл җирлеге башлыгы Расих Шәйхуллин махсус хәрби операция батырларының якыннарын да бу чарага чакырган иде.
«Батырларга дан!» стендын Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәменә ясап куйдык. Анда Әфганстан, Чечня сугышында, махсус хәрби операциядә илебез данын яклаучыларның исемнәрен мәңгеләштердек. Өч егетебез Ватан алдындагы изге бурычларын үти, армиядә хезмәт итә.
Ни кызганыч, махсус хәрби операциядә катнашучылар Александр Лузан һәм Айдар Гыйкрамин инде мәрхүм булдылар. Фәрит Мөхәммәтов белән Ренат Хәмәдиев контракт вакыты тулып туган авылыбызга кайттылар. Калган егетләребез, Аллага шөкер, исән-саулар.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова киләчәктә киңәшмәләрне күчмә рәвештә авыллардагы мәдәният йортларында уздыра башлаячакбыз, диде:
Кәзкәй авыл мәдәният йорты, китапханә, кадет-интернат мәктәбе үзара бик матур эшчәнлек алып бара. Башка авылларда да илебез азатлыгы өчен көрәшкән батырларга дан җырлау, каһарманнарыбызны барлау менә шушы үрнәктә алып барылырга тиеш. Бөек Җиңүгә багышланган һәйкәлләр янында чаралар үткәрү, батырларга чәчәкләр салу юкка чыкмасын, киләчәктә яшь буын безнең традицияләрне дәвам итсен.
Айдар Гыйкраминның әнисе ак яулыклы Халисә апа изге теләкләрен әйтте, киләчәктә тыныч тормышта, матур итеп яшәргә язсын дип теләде һәм әлеге теманы дәвам итеп үзе язган шигырен укыды.
Роза Ибраһимованың оныгы Шамил Абдуллаев 2022 елның 22 октябрендә өлешчә хәрби операциягә мобилизацияләнә. Хәзерге көндә Донбасста илебез азатлыгы өчен көрәшә. Шамил әбисенең хәлен гел белеп, хәбәрләшеп тора. Роза апа оныгының исә-сау кайтуын көтә.
Кәзкәй мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы белән бик тыгыз элемтәдә. Нинди генә чааралар уздырмый алар, бүген, мәсәлән, «Яран гөл» проектын тәкъдим иттеләр. Кәзкәй хуҗабикәләре тәрәзә төпләрендә үстергән йөзләгән яран гөле утыртылган савытлар бер ноктага җыелгач, мәдәният йорты фойесы оранжереяга әверелгән. Бик күп проектлар авторы, 36 ел китапханәче булып эшләүче Гөлназ Әхмәдишина «Яран гөл» проектының эчтәлеге турында сөйләде:
Яран гөле- әнкәләр гөле, өйнең яме! Авылларыбызда яран гөлләр онытылмасын, яшьләр дә әлеге гөлне үстерсеннәр, дип оештырдык.
Глүзә апа Нәбиева авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәрдаим чаралар оештырып, яшәргә рухландырып эшләүләренә сөенә. Үзе бик актив. Бүген дә кунакларга яраннар турында әллә никадәр мәгълүмат бирде.
Кәзкәйлеләр ут күршеләребез- Башкортостанның Илеш районы белән тыгыз элемтә тота. Бүгенге бәйрәмгә Илеш районы артистлары килгән иде, алар бик оста итеп нәфис сүз сөйләделәр, туган ягыбызга мәхәббәт, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләр хакында тәрбияви эчтәлектәге җырлар башкардылар.
Дилбәр Миркасыйм кызы күршеләребезгә дуслык җепләрен ныгытып, җылытып яшәүләре өчен рәхмәт әйтте. Бүген күпмилләтле Россия дәүләтенең президенты Владимир Путинның туган көне икәнлеген әйтеп, илебездәге якты үзгәрешләрне алып баручы башлыгыбызны артистлар исеменән котлады, аңа изге теләкләрен теләде. Әлеге сүзләрне мәдәният хезмәткәрләре алкышларга күмеп хуплады.
1975 елда төзелеп кулланылуга тапшырылган мәдәният йортына узган ел капиталь ремонт керде. Бу шатлыклы вакыйга мәдәният хезмәткәрләренә яңа сулыш өргән. Алар җиң сызганып яңарып, матурланган бинада мәдәни музей төзеп куйганнар. Биредә озак еллар ике генә гаилә хезмәт куя, аның берсе танылган нәфис сүз остасы Мәгыйсь Әһелтдинов белән аның хатыны Илфира ханым. Икенчесе, хәзер дә эшен гөрләтеп алып баручы Илшат һәм Венера Әхмәтнәбиевлар. Музейдагы һәр экспонат эшче халәттә, төзек. Аларны кабызып та карадылар, ә 1980 нче елларда барлыкка килгән музыкаль, электрон уен коралларында күпләр сәләтләрен кабат сынады.
Тагын бер музей китапханәдә урнашкан. Әлеге музейның шактый өлеше якташыбыз, язучы, күпсанлы премияләр лауреаты Марат Әмирхановка багышлана. Гамәли киңәшмәдә һәрбер авыл үзенең күренекле кешеләренә багышлап әнә шундый музейлар булдырырга тиеш дигән бурыч куелды. Болыннарда үскән үлән чәйләре, колмак мендәре дә музейда бик матур урынын тапкан.
Шулай ук ачык һавада да музей эшли. Биредә авылдашлар әби-бабаларыннан, әти-әниләреннән калган борынгы эш коралларын тапшырган. Аларның һәрберсенең кулланылу тарихы кунакларга бик тә кызыклы булды.
Мәдәният хезмәткәрләре коллегаларының булдыклылыгына, идеяләрен кызыклы итеп тормышка ашыруларына сокланып, тел шартлатып, шаккатып йөрделәр.
Шндый кызыклы, өлге алырдай эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев