Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

ЛАЕКЛЫ БӘЯ: Бүген балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм остазлары хөрмәтләнде

Бүген Актаныш сәнгать мәктәбе үтеп баручы уку елына йомгак ясады, биредә укучылар, остазлары белән бергәләп әти-әниләре, район җитәкчелеге каршында ел дәвамында өйрәнгәннәрен күрсәтте.

Мәктәпнең 129 укучысы өчен бүгенге концерт икеләтә истәлекле, 5 ел дәвамында сәнгать-мәдәният дөньясында кайнаганнан соң, төрле жанрлардагы белемгә ия икәнлекләрен раслап, кулларына таныклыклар алдылар. 


Сәнгать мәктәбе 2021-2022 нче уку елын 519 укучы белән башлап җибәргән. Балаларга 5 бүлектә-фортепиано, ялгыз җыр, музыка уен кораллары, бию, рәсем бүлекләрендә 39 укытучы иҗат иленә юл ачкан. Саннар белән исәпләгәндә, район мәктәпләре укучыларының 17 проценты сәнгать мәктәбенә тартылган. 


- Балаларыгызны безнең укытучыларыбызга ышанып тапшырган өчен, хөрмәтле ата-аналар, сезгә зур рәхмәт. Остазларыбыз сезнең ышанычны аклый. Чыгарылыш укучылары сәнгать өлкәсендә хәзер зур белгечләр дип саныйм. Алган белемнәрегез киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итсен, хөрмәт китерсен,-дип, котлау сүзләрен җиткерде директор Айгиз Мәгъдәнов. 


Әлфия Авзалова исемендәге концер залында Актаныш сәнгать мәктәбе, мәктәпнең Яңа Әлем, Пучы, Киров авылларындагы филиалларында укучылар "Күңелләрне тибрәндереп яңгырасын халкым моңы!" дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле, күңелләрне сөендерә торган концерт программасы тәкъдим итте. Чыгышларның барысы да сәхнәгә килгәнче ныклап эшкәртелгән, шомарган. Ел дәвамында күп бәйгеләр, конкурсларга тырышып әзерләнүләре дә моңа зур этәргеч ясаганы сизелеп тора. Балаларның ихлас җырлаулары, биюләре үзләренә дә ошый, сәхнәнең сихри көченнән күзләрендә очкыннар кабынган. Чыгарылыш сыйныфы укучыларының әти-әтиләре ул-кызларының уңышлары өчен укытучыларга бик тә рәхмәтле. Иң җылы теләкләрен, рәхмәтләрен алар сәхнә түреннән җиткерделәр, остазларга чәчәк гөлләмәләре бүләк иттеләр. 


Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов концертның оештырылу дәрәҗәсен, укучыларның чыгышларын югары бәяләде. Республикадагы иң дәрәҗәле “Йолдызлык” бәйгесендә беренче тапкыр Актаныш коллективы Гран-при отты- сәнгать мәктәбенең “Ак инеш” ансамбленең бу уңышы район өчен зур казаныш. “Умырзая”, “Тамчы” үрнәк вокаль ансамбльләре, “Шатлык” бию ансамбле, Гөлия Заһертдинова, Сөмбел Харисова кебек җырчылар- барысы да сәнгать мәктәбендә тәрбияләнеп республикакүләм бәйгеләрдә танылды. 


- Сәнгать мәктәбенең материаль –техник базасы көн таләпләренә туры килмәсә дә, укытучыларыбызның  тырышлыгы белән балалар зур уңышларга ирешә. Киләсе елга 57 бистәдә, “Тылсым” мәктәп-бакча янындагы мәйданга сәнгать мәктәбенә зур заманча бина төзиячәкбез,- диде үз чыгышында Энгель Нәвап улы күптән көткән хыялларның тормышка ашачагын раслап. 


Концерт ахырында республикакүләм бәйгеләрдә Актанышыбыз данын ерак-еракларга таныткан, зур җиңүләр яулаган коллективларга район башлыгының рәхмәт хаты, ә балаларга бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев