Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният

«Пушкин картасы» ярдәмгә килә: «Сүз һәм моң» проектында Актанышның меңнән артык укучысы катнашты (фото, видео)

Татарстан Республикасы Милли музеена Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева күрсәтмәсе буенча районнарга чыгу бурычы куелган иде. Әлеге уңайдан Милли музейның бер тармагы булган Татар китабы йорты әлеге күрсәтмәне тормышка ашыруда матур үрнәк күрсәтә. Татар китабы йорты вәкилләре Актанышка кайтып «Сүз һәм моң» проектын башлап җибәрде.

Якташыбыз, Татар китабы йорты директоры Айдар Шәйхин иҗатташ дуслары белән районыбыз мәктәпләренә, үзе укыган сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатка "Сүз һәм моң" концерт-лекциясе белән кайтуы турында язган идек. Ике көн эчендә әлеге проектта меңнән артык укучы катнашып, татар халкының тарихы, татар милли музыкасы турында биниһая зур белем туплады.

Бүгенге чор баласын борынгы уен кораллары белән кызыксындыру кулдан килмәстәй эш кебек тоелса да, Казанның яшь иҗат интеллегенциясе бу киртәләрне яшьләрчә җиңеп чыкты. Әлбәттә, монда "Пушкин картасы"да роль  уйнады. Концерт-лекция, мастер-классларны берләштергән проектка 8-11 сыйныф укучылары әлеге карта белән түләп керде. Ә 8 нче сыйныфка кадәрге укучыларын чарага проект авторлары бушлай кертте.

Бүген "Сүз һәм моң" проектының Актаныштагы өлешенә беркадәр нәтиҗә дә ясарга була. Гимназиядәге чара вакытында Айдар Шәйхин белән бу хакта фикерләшеп алырга да өлгердек.

- Айдар, күреп торам, балалар сәхнәдән күзләрен алмый. "Риваять" төркеме музыкантлары Айдар Габдрәхимов белән Ильяс Фәрхуллин ачык һәм аңлаешлы итеп башта уен кораллары турында сөйлиләр, аннан уйнап күрсәтәләр. 

Барлык лекцияләр, мастер-класслар шулай кызыклы уздымы?

- Остаханәләрне, лекциябезне укучылар гына түгел, укытучылар да яратып кабул итте. Кайбер балалар хәтта аерым концертлар белән килүебезне сорадылар. Чыннан да безнең музыка дөньясы бик кызыклы, ә аның тарихи өлеше тагы да мавыктыргычрак. Музыкантларыбыз уйнаган кораллар белән уйнап караучылар да булды. Безнең чыгышларыбыздан соң тарихыбызга, моңарчы игътибар ителмәгән бик күп өлешләренә балаларда кызыксыну уянды. Үзебезнең алга куйган максатларга ирештек дип саныйбыз.

 


-Бәлки концерт-лекция төркеменең гел яшьләрдән генә торуы да балалар күңеленә ачкыч ярата алгандыр?


- Әйе, Татар китабы йортында без- татар яшьләре даими җыелабыз. Бездә татар яшьләренең милли үзәге кебек. Яшь башкаручыларны, яшь иҗатчыларны чакырып бик күңелле кичәләр үткәрәбез. Актив иҗатчыларның бер өлеше Актанышка килде дә инде. Безнең лекция һәм остаханәбез эшчәнлеге белән район башлыгы Ленар Зарипов та танышты. Аңа да ошады дип беләм. Әгәр республикабызның башка мәктәпләренә дә шундый чыгышлар белән чакыралар икән, без барырга әзер.

 

- Димәк, сез Актаныштан фатиха алып китәсез?

- Актаныш мондый төр проектларны башка хис белән кабул итә. Туган як булган өчен генә мактавым түгел. Башка районнар белән чагыштырып та әйтә алам, Актаныш яңалыкны хуплап каршы ала, шуңа күрә биредә барлык проектларны сынап карыйбыз. 

 

-Тагын нинди проектлар белән килергә уйлыйсыз?

- Безнең музейда "Хәрби реконструкция" бүлеге экспонатлары да укучыларга кызыклы булыр иде. Милли тарихыбыздагы сугышчыларны, төрле даирә вәкилләрен, сәүдәгәрләрнең киемнәрен алып килә алабыз. Бу эшне җәйгә калдырырбыз, мөгаен.  Чөнки  бер җыенып Казаннан ук кайткач, урыннарда укучылар белән берлектә  эзләнү эшләрен алып барырга телибез.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев