Актаныш

Актаныш районы

16+
Милләтебезнең йөзек кашы - татар көрәше!

Чаллы Сабан туеның абсолют батыры- Актаныш егете Азат Габдрәшитов

Бүген мәйданда тамашачыларның алкышлары астында Яр Чаллыдагы Сабантуй-2025нең иң көчле көрәшчесе исеме яңгырады. Спорт келәмендә кызу финал бәйгесендә Ранис Гыйләҗетдинов һәм Азат Габдрәшитов очраштылар. Нәтиҗәдә абсолют батыр титулын Актаныш районында туып-үскән Азат Габдрәшитов яулады.

 Аның җилкәсенә гомуми көч белән 115 килограммлы тәкә салдылар. Шулай ук батырга «Сабантуй гүзәле» таҗы иясе Зилә Гатиятуллина белән бергә мәйдан буйлап почет түгәрәге ясап Soueast автомобиле ачкычларын тапшырдылар. Гран - прига тәгаенләнгән Souеast автомобиленең бәясе якынча 3 миллион сум, автомобиль Чаллы Сабантуе тарихында беренче тапкыр тәкъдим ителде. Моңа кадәр бүләккә Россиядә эшләнгән үзебезнең автомобиль куела иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев