Актаныш

Актаныш районы

16+
Мәгариф яңалыклары

Актаныш балалары «Бүләк» лагереның «Алдынгылар» агымында ял итә

Бүген Актанышның «Бүләк» ял һәм сәламәтләндерү лагеренда дүртенче агымны ачу тантанасы узды. Районыбызның актив 135 укучысы «Алдынгылар» агымында ял итә.

Актанышлылар районыбызның иң гүзәл почмагында урнашкан лагерьга чакыруны дүрт күз белән көтеп алды. Чөнки җәйнең истәлекле дә, күңелдә кала торган да мизгелләре нәкъ алан вакытына туры килә.

«Алдынгылар» агымының ачылу тантанасы патриотик рухта башланып китте. Укучыларны махсус хәрби операция батырлары булып киенгән әйдаманнар сәламләп, Туган илебезне яратырга, тырышып укырга, һәркайда алдынгы булырга чакырды. Ә балаларыбыз үзләренең җырлы, биюле, флешмоблы чыгышлары белән сәләтләрен, яу кырындагы сугышчыларга лаеклы алмаш булып үсәчәкләрен күрсәттеләр.

Дүртенче агымда ял итүчеләр дүрт төркемне берләштерә.

Алар бүген кунакларны отрядлары белән таныштырдылар, исем, девиз, речевкаларын дәртле тавышлары белән яңгыратып балачак иленә алып кайттылар.

Лагерь җитәкчесе Гөлназ Вәлиева, өлкән әйдаман Илгизә Талипова, район «Алдынгылар хәрәкәте» җитәкчесе Рәмис  Хәсәнов укучыларга 21 көннең һәр мизгеленнән көч-куәт, дәрт-дәрман алып яңа уку елына ныклы адымнар белән кереп китүләрен теләделәр.

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов та алда әйтелгәннәргә кушылып, җәйге аландагы ял вакытында тупланган энергия, биредә табылган дуслык гомер буена сезне озата барсын, диде.

Күңелле бәйрәм күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Ләйсән Газизова фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев